"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
09.11.2015

Татарстан Республикасында ел башыннан спиртлы эчемлекләр эчеп агуланудан 274 кеше үлде, 119 мең литр законсыз алкоголь әйләнештән алынды (Бизнес online 9/11/2015)

Татарстанда 9 ай эчендә 973 алкогольле эчемлекләр эчеп агулану очрагы теркәлгән, 274 кеше һәлак булган. Бу турында бүген Татарстан Республикасында алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге вәзгыятьне контрольдә тоту советы утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. Ул һәр очрак буенча чара күрергә кирәклеген, аеруча балалар алкоголизмына кагылганда дип ассызыклап үтте. Президент сүзләре буенча, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы бу мәсьәләне контрольгә алырга һәм балалар агуланган һәр очрак хакында белергә тиеш.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе башлыгы Игорь Марченко 9 ай эчендә 119 мең литрдан артык законсыз спиртлы эчемлек әйләнештән алыну турында әйтте. Тикшерүләр нәтиҗәләре буенча штрафлар суммасы 7,8 млн. сум тәшкил итте. Спиртлы эчемлекләр белән сәүдә итүче 117 нокта бетерелде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте. Хисап чорында республикада алкогольне ваклап сату 5 процентка кимеде. Иң күп кимү - Аксубай, Югары Ослан, Алексеевск районнарында һәм Казан шәһәрендә.

«Алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге вәзгыятьне контрольдә тоту, алкоголь белән законсыз сәүдә итүне туктату буенча җитди эш алып барырга кирәк», — дип белдерде Миңнеханов һәм районнар буенча күрсәткечләр китерде. Мәсәлән, Мөслим, Әтнә, Лениногорск районнарында өч ай эчендә бары тик берәр шешә генә алынганда өченче кварталда Әлмәт районында —19 мең литрдан артык, Кукмара районында 10 мең литрдан артык законлы булмаган алкоголь алынды.

мәкаләнең төп нөсхәсе: Татарстан Республикасында ел башыннан спиртлы эчемлекләр эчеп агуланудан 274 кеше үлде, 119 мең литр законсыз алкоголь әйләнештән алынды 



Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан