"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
02.11.2015

Росздравнадзор тарафыннан Медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыручы медицина оешмалары һәм индивидуаль эшмәкәрләр кертә торган беренчел статистика мәгълүматларының дөреслеген тикшерүдә тотуны гамәлгә ашыру буенча дәүләт функциясен үтәүнең административ регламенты эшләнде (РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы 2/11/2015)


Бүген сәламәтлек саклау өлкәсендә дөрес һәм нәтиҗәле идарәчел карарлар кабул итү өчен төбәкләрдән керә торган статистика мәгълүматының сәламәтлек саклауның чынбарлыктагы торышын: халыкның авыруы һәм үлеме күрсәткечләрен, медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын һәм аның һәркем алырлык булуын мөмкин кадәр тулырак чагылдыруы мөһим.

Соңгы елларда Россиядә шәхси медицина оешмалары саны эзлекле рәвештә арту билгеләп үтелә, аларда медицина ярдәме ала торган затлар саны да арта. Бу пациентлар өлеше елдан ел күбәя, ә алар илдәге авырулар күрсәткеченең гомуми күренешенә кертә торган өлеш торган саен әһәмиятлерәк була бара.

Тиешенчә шәхси оешмалар кертә торган шул статистика мәгълүматларының әһәмияте дә арта, шулай ук бу мәгълүматларның дөреслеген тикшерүдә тоту мәсьәләләре дә кискен куела.

Росздравнадзор эшләгән регламент медицина оешмалары һәм медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыручы индивидуаль эшмәкәрләр кертә торган беренчел статистика мәгълүматларының дөреслеген тикшерүдә тотканда административ процедураларны үтәү һәм гамәлләрне башкару вакытларын һәм эзлеклелеген билгели.

 Документ шулай ук тикшерүдә тотуны гамәлгә ашырганда вазыйфаи затларның хокукларын һәм бурычларын һәм тикшерүдә тотылу чаралары аша узучы  затларның хокукларын һәм бурычларын, дәүләт функциясе үтәлешен тикшерүдә тоту тәртибен һәм формаларын билгели.

Административ регламентның состав өлеше булып дәүләт функциясен үтәү гамәлләренең эзлеклелеген ачык күрсәтә торган блок-схема, шулай ук Росздравнадзорның белешмәләр өчен адресларны һәм телефон номерларын үз эченә алган территориаль органнары исемлеге тора.

Административ регламентта административ процедураларның (гамәлләрнең) составы, аларны үтәү эзлеклелеге һәм вакытлары, аларны үтәү тәртибенә карата таләпләр, шул исәптән административ процедураларны (гамәлләрне) электрон рәвештә башкару үзенчәлекләре, дәүләт функциясе үтәлешен тикшерүдә тоту формалары җентекләп тасвирланган.

Административ регламент проекты хәзерге вакытта http://regulation.gov.ru/p/41677 адресы буенча regulation.gov.ru рәсми сайтында ачык тикшерү процедурасын уза.

Исегезгә төшерәбез, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы эзлекле рәвештә медикларның кәгазь эше йөген киметү эшен үткәрә, үзенең актуальлеген югалткан хисап документларын оптимальләштерү, шулай ук тагын да уңайлырак электрон формаларга алыштыру максатыннан чыгып, хисаплылык системасын анализлауны гамәлгә ашыра.

Мәсәлән, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова кушуы буенча Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре тарафыннан 65 федераль статистика мәгълүматы мониторингына эксперт бәяләве үткәрелде. Үткәрелгән эш нәтиҗәсендә федераль дәрәҗәдәге 22 мониторинг үзләренең актуальлеген югалткан дип танылды һәм гамәлдән чыгарылачак.

Хәзерге вакытта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының 51 мониторингы һәм Росздравнадзорның 12 мониторингы экспертлар тарафыннан бәяләнә. 


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан