"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
10.04.2015

2015 елга Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетына төзәтмәләр Дәүләт Думасында III укылышны үтте (РИА Новости 10/04/2015)

МӘГЪЛҮМАТ

Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды (ФММИФ) бюджетының төп параметрлары төзәтмәләре Россия Федерациясенең социаль-икътисадый үсеш фаразы тәгаенләнүгә бәйле рәвештә Дәүләт Думасында соңгы өченче укылышны үтте.

Төзәтмәләр Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты керемнәрен һәм чыгымнарын 12,5 миллиард сумга кыскартуны күздә тота. Бу вакытта фонд бюджеты элеккечә кытлыклы булып кала. Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды керемнәре үзгәрешләр нигезендә 2015 елда - 1,62 триллион сум, чыгымнары 1,663 триллион сум тәшкил итәргә тиеш. Фондның 2014 елның декабрендә расланган гамәлдәге бюджеты керемнәрне - 1,632 триллион сум, чыгымнарны 1,675 триллион сум күләмендә күздә тота.

2015 елда ФММИФ бюджеты керемнәрен кыскарту хезмәт өчен түләү фонды күләме 463 миллиард сумга кимү аркасында эшләүче халыкны мәҗбүри медицина иминләштерүенә иминият кертемнәре керү кимүгә бәйле.

Эшләүче халыкны мәҗбүри медицина иминләштерүенә иминият кертемнәре керү кимүгә бәйле рәвештә баланслануга федераль бюджеттан дотацияләр 23,62 миллиард сумга, ягъни 116,38 миллиард сумга кадәр кыскартыла.

Чыгымнар арасында, аерым алганда, ФММИФ эшчәнлеген тәэмин итү чыгымнары - 74,2 миллион сумга, яки 10 процентка кыскартыла. Гражданнарга медицина ярдәме күрсәтүгә бәйле булган чыгымнар үзгәрешсез кала. Федераль мәҗбүри медицина иминияте фондының нормалаштырылган иминият запасы территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондлары бюджетларында калган алар 2015 елның 1 гыйнварына файдаланмаган һәм фонд бюджетына кире кайтарылган субвенцияләр исәбенә 11,15 миллиард сумга арта.

Элегрәк икенче укылышта шулай ук РФ гражданнарына югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүне финанслар белән тәэмин итүгә бюджетара трансфертларны арттыруга, шулай чит ил дарулары, медицина әйберләре һәм инструментлар сатып алганда валюталар курсы үзгәрүгә бәйле рәвештә территориаль мәҗбүри медицина иминияте программаларын өстәмә тәэмин итүгә 11,1 миллиард сум күләмендә акча бүлеп бирүне күздә тота торган төзәтмә хупланган иде инде.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан