Җаваплылыгы чикләнгән «Чулпан-Мед» иминият медицина оешмасы җәмгыяте 2015 елның 19 декабрендә Ютазы районының шәһәр тибындагы Урыссу поселогында үткәргән пациентлар хокуклары буенча акция йомгаклары
МӘГЪЛҮМАТ
«Чулпан-Мед» иминият медицина оешмасы 2015 елның 19 декабрендә Татарстан Республикасы Ютазы районында яшәүчеләр өчен пациентлар хокуклары буенча чираттагы акцияне үткәрде.
Чара барышында иминият медицина оешмасы хезмәткәрләре иминләштерелгән затларга аларның мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге хокуклары, Дәүләт гарантияләре программасы кысаларында түләүсез медицина ярдәме күрсәтү тәртибе, медицина учреждениеләре эшен оештыру турында мәгълүмат бирде.
Акциядә катнашкан гражданнарны күбрәк мәҗбүри медицина иминияте полисын алу, диспансеризация үткәрү мәсьәләләре кызыксындырды.
Акция кысаларында табиб-экспертлар (терапевт, акушер-гинеколог, невролог, хирург) гражданнарга медицина документлары мәгълүматлары буенча консультация бирде.
Үзләренең акциядә катнашудан алган тәэсирләрен, тәкъдимнәрен һәм теләкләрен, шулай ук табиб-экспертлар эшенә биргән бәяләрен иминләштерелгән затлар чара беткәндә тутырган анкетада язып калдырды. Барлык респондентлар да чараны оештырудан һәм «Чулпан-Мед» иминият медицина оешмасы хезмәткәрләре һәм табиб-экспертлар үткәргән консультацияләрдән канәгать калды.