"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
20.05.2015

Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды республикада стационарда һәм көндезге стационарда медицина ярдәменә клиника-статистика төркемнәре буенча түләүнең яңа системасын кертү буенча оештыру-методик эшне дәвам иттерә


Агымдагы елның 18 маенда «Татнефть» ачык акционерлар җәмгыяте һәм Әлмәт шәһәре медицина часте, Әлмәт үзәк район хастаханәсе һәм перинаталь үзәге булган балалар хастаханәсе хезмәткәрләре белән эшче киңәшмә булып узды.

Табиблар алдында тема буенча төп доклад белән иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклауны оештыру идарәсе башлыгы Людмила Доронина чыгыш ясады һәм сорауларга җавап бирде.

Чара кысаларында шулай ук медицина ярдәме сыйфаты экспертлары белән дә киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә катнашучыларга 2014 елда медицина ярдәме сыйфаты экспертизасы нәтиҗәләре һәм 2015 елга бурычлар турындагы мәгълүматны медицина ярдәме сыйфатын тикшерүдә тоту бүлеге башлыгы Елена Демьянова җиткерде. Иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклау бүлеге башлыгы Ольга Полякованың чыгышы мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә иминләштерелгән гражданнар хокукларына багышланган иде. 

SAM_0095.JPG SAM_0104.JPG


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан