"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
27.10.2015

Социаль иминият фонды һәм Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетлары проектлары Дәүләт Думасына керде (Экономика и жизнь 27/10/2015)


РФ Хөкүмәте федераль бюджет проектыннан соң Дәүләт Думасына 2016 елга Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты һәм Россия Федерациясе Социаль иминият фонды бюджеты турындагы закон проектларын керте.

Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты 1661,7 млрд. сум күләмендәге керемнәрдән (2015 ел бюджеты – 1619,8 млрд. сум), 1688,5 млрд. сум күләмендәге чыгымнардан (2015 ел бюджеты – 1662,8 млрд. сум) чыгып хисапланды. Шунысы игътибарга лаек: 2016 елда Фондның бюджет кытлыгы планлаштырылмый.

2016 елга мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетының балансланган булуына 2016 елның 1 гыйнвары хәленә карата тотылмый калган күчә торган акчаларны җәлеп итү хисабына ирешелә.

Закон проектын кабул итү мәҗбүри медицина иминиятенең база программасын финанслау һәм гражданнарга мәҗбүри медицина иминиятенең база программасына кертелмәгән югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү өлешендә дәүләт йөкләмәләре үтәлешен тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

2016 елга РФ социаль иминият фонды бюджетының төп параметрлары: фонд бюджеты керемнәре 614,5 млрд. сум күләмендә күздә тотылды, шул исәптән вакытлыча эшкә яраксыз булу очрагына һәм ана булуга бәйле рәвештә мәҗбүри социаль иминләштерүгә – 471,4 млрд. сум; чыгымнар – 648,0 млрд. сум, шул исәптән вакытлыча эшкә яраксыз булу очрагына һәм ана булуга бәйле рәвештә мәҗбүри социаль иминләштерүгә – 516,9 млрд. сум; Социаль иминият фонды бюджеты кытлыгы 33,5 млрд. сум тәшкил итәчәк.

Шулай ук киләсе елга Россия Пенсия фонды бюджеты турындагы закон проекты да парламентның түбән палатасы тарафыннан карала.

Мәкаләнең төп нөсхәсе: Проекты бюджетов ФСС и ФФОМС поступили в Госдуму 


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан