"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
26.10.2015

Мәҗбүри медицина иминиятенә шикаятьләр кабул итү өчен колл-үзәкнең эш регламенты проекты әзерләнде (Vademecum 26/10/2015)


Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды пациентка мәҗбүри медицина иминияте системасы кысаларында медицина ярдәме тәләүсез күрсәтелмәгән хәлләр турында шикаятьләр кабул итә торган колл-үзәк эшчәнлеге регламентын төзеде.

Документ рәсми мәгълүматны ачу порталында бастырып чыгарылган.

Колл-үзәкләр территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондларында төзелер дип планлаштырыла. Үзәкләрнең администраторлары керә торган шикаятьләр һәм тәкъдимнәр буенча аналитик эш үткәрәчәк. Телдән әйтелгән яки язма рәвештә кергән һәр мөрәҗәгать буенча теркәү-контроль карточкасы тутырылачак. Моннан тыш, пациентлар белешмәләр һәм консультация бирү хезмәтләре күрсәтүдән дә файдалана алачак.

Керә торган мәгълүмат ай саен гомумиләштереләчәк һәм системалаштырылачак. Үзәкнең администраторы гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча башкарылган эш турында кварталга бер тапкыр аналитик белешмә әзерләячәк. Сервистан 8-800-000-00-00 түләүсез телефон номеры буенча тәүлек дәвамында файдаланып булачак.

Сәламәтлек саклау министрлыгының Россия гражданнарына мәҗбүри медицина иминияте системасы кысаларында медицина ярдәме түләүсез күрсәтелмәгән хәлләр турында шикаятьләр кабул итү өчен колл-үзәк ачырга җыенуы турында 2015 елның октябрь уртасында игълан ителгән иде.

Мәкаләнең төп нөсхәсе: Подготовлен проект регламента работы колл-центра для приема жалоб на ОМС 


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан