"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
22.10.2015

Министр Вероника Скворцова Дәүләт фармакопеясе советы утырышын үткәрде (РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы 23/10/2015)


Үзенең чыгышында Министр Вероника Скворцова «дәүләт фармакопеясе Россия фармацевтика сәнәгате үсешендә яңа эра ача һәм халыкны дарулар белән тәэмин итүгә зур өлеш кертә», - дип билгеләп үтте.

Министр импорт тизләтелеп алмаштырылган шартларда фармакопеянең үз илебездә эшләнгән яңа дару препаратлары сыйфатын гарантияләячәге бигрәк тә мөһим булуга аерым  игътибар бирде.

«XIII басма Дәүләт фармакопеясе – үз илебезнең дару чараларын тагын да югарырак сыйфатлы итүгә ирешүдә бер адым, аларның конкурентлылык сәләтен күтәрүнең һәм чит ил фармацевтика базарларына чыгуының төп шарты,” - дип ассызыклап үтте. Моннан тыш, яңа басмага беренче тапкыр 102 гомуми фармакопея мәкаләсе кертелү, фармакопеядә барлыгы 209 мәкалә булу турында әйтте.

Вероника Скворцова сүзләренә караганда, Дәүләт фармакопеясенең яңа басмасы шулай ук дару чаралары сыйфатына карата таләпләрне унификацияләүгә дә ярдәм итәчәк.

«Яңа гомуми фармакопея мәкаләләрен һәм фармакопея мәкаләләрен эшләүдә һәм гамәлдә булганнарын яңадан карап чыгуда фармацевтика тармагының әйдәп баручы белгечләре актив катнашты, болай эшләү бу документларны әзерләгәндә тикшеренүләрне тиешле дәрәҗәдә үткәрүне һәм аларның таләпләрен дөньядагы әйдәп баручы фармакопеяләрнең шундый ук монографияләре таләпләре белән яраклаштыруны тәэмин итәргә булышлык күрсәтте», - дип хәбәр итте Министр.

Яңа мәкаләләр арасында 30 ы – анализ методларына, 5 се – дару формаларына һәм 12 се – дару формаларының фармацевтика-технологик күрсәткечләрен билгеләү методларына багышлана. Моннан тыш, 2 гомуми фармакопея мәкаләсе – дару үсемлекләре чималына һәм 3 мәкалә – аны анализлау методларына, 7 мәкалә – иммунобиологик дару препаратлары төркемнәренә һәм 31 мәкалә – аларны сынау  методларына, 3 мәкалә – кеше һәм хайваннар каныннан һәм плазмасыннан ясалган дару препаратлары төркемнәренә, 9 мәкалә – кеше һәм хайваннар каныннан һәм плазмасыннан алынган дару препаратларын анализлау методларына.

Шулай ук Дәүләт фармакопеясенең яңа басмасына беренче тапкыр 18 фармакопея мәкаләсе кертелә, алар арасында 4 се – фармацевтика субстанцияләренә, 4 се – дару үләне чималына, 6 сы – иммунобиологик дару препаратларына һәм 4 се – кеше каныннан һәм плазмасыннан ясалган дару препаратларына.

21 гомуми фармакопея мәкаләсе һәм иммунобиологик дару препаратларына 2 фармакопея мәкаләсе үз илебездәге фармакопея анализы эшчәнлегендә генә түгел, дөньякүләм фармакопея анализы тәҗрибәсендә дә беренче тапкыр эшләнүне билгеләп үтәргә кирәк.

 

Белешмә өчен

Хәзерге вакытка кадәр Россия Федерациясе территориясенә СССР ның 1968 елгы X, XI һәм XII басма дәүләт фармакопеяләре гамәлдәге фармакопеяләр булып торды.

C басмасы Дәүләт фармакопеясе – өч фармакопея арасында иң тулы басма, чөнки аңа, гомуми фармакопея мәкаләләреннән тыш, фармацевтика субстанцияләренә һәм төрле чималдан ясалган дару препаратларына, дару үләннәре чималына фармакопея мәкаләләре кергән.

Яңа XIII басма Дәүләт фармакопеясе дару чаралары сыйфатына карата таләпләрне шактый дәрәҗәдә актуальләштерә һәм фармацевтика базарының формалашкан реалияләренә туры китерә.

 Мәкаләнең төп нөсхәсе: Министр Вероника Скворцова провела заседание Совета по Государственной фармакопее 


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан