"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
22.10.2015

Министр Вероника Скворцова Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында доклад белән чыгыш ясады (РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы 22/10/2015)


    Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова Хөкүмәтнең юл хәрәкәте иминлеге белән бәйле вәзгыятькә һәм аны яхшырту чараларына багышланган утырышында доклад белән чыгыш ясады.

    «Бу планны үтәүнең медицина аспектларын кыскача гына яктыртып китәргә теләр идем. Сез инде әйтеп үткәнчә, федераль максатчан программалар тормышка ашырылган чорда, 2007 елдан башлап, юл-транспорт һәлакәтләре вакытында үлем күрсәткече фактта дүрттән бергә һәм агымдагы елның 8 аенда тагын 14 процентка кимеде. Хәзерге вакытта без 100 мең кешегә 11,1 күрсәткеченә чыктык.

   Россиядә юл-транспорт һәлакәтләренең Европа буенча уртача күрсәткечтән 5–7 тапкырга артык булган максималь югары күрсәткече теркәлүне һәм юл-транспорт һәлакәтләре аркасында барлык һәлак булучыларның якынча 60 проценты нәкъ менә исән калып булмый торган имгәнүләрдән һәлак булуны билгеләп үтү мөһим.

   Медицина ярдәмен максималь тиз күрсәтү максатыннан чыгып, Сәламәтлек саклау министрлыгы, Россия Федерациясе субъектлары белән берлектә, оештыру характерында чаралар күрде, алар һәлакәт урынына тиз барып җиткән ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадалары процентын арттырырга ярдәм итте, быел исә бу күрсәткеч 92 процентка тигез.

   Ашыгыч ярдәмне ерак урнашкан һәм барып җитәргә авыр булган торак пунктларга якынайту өчен ашыгыч ярдәм күрсәтү трасса пунктлары дип атап йөртелә торган хезмәтләр булдырылды. Алар хәзер 54, аларның максималь саны Урал һәм Төньяк-Кавказ федераль округларында.

   Владимир Александрович тәкъдим иткән федераль максатчан программаны һәм үлем күрсәткечләрен киметү чаралары планын тормышка ашыру кысаларында Сәламәтлек саклау министрлыгы, төбәкләр белән берлектә, пациентларны маршрутлаштыру схемаларын эшләде һәм оптимальләштерде һәм 1251 травматология үзәгеннән торучы система булдырылды, ул хәзер үк берничә органы имгәнгән барлык пациентларны да махсуслаштырылган учреждениегә җибәрергә ярдәм итә. Бу безгә соңгы өч елда адреслы госпитальләштерүне чирек өлешкә һәм госпитальдә үлү күрсәткечен 25 процентка киметергә мөмкинлек бирде.

   Владимир Александрович инде әйтеп үткәнчә, план кысаларында хәзер юл-транспорт һәлакәтләре урыннарыннан беренче һәм икенче дәрәҗәдәге травматология үзәкләренә медицина эвакуацияләве өчен вертолёт авиациясеннән файдаланып пациентларны маршрутлаштыру схемалары җиренә җиткереп эшләп бетерелә. Хөкүмәткә бу турыда доклад 2016 елның I кварталында кертеләчәк.

    Эчке эшләр министрлыгы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән берлектә, беренче ярдәм күрсәтүне камилләштерүгә һәм күрсәтүгә юнәлдерелгән чараларның өстәмә комплексы эшләнде. Бу ярдәмне мондый ярдәмне күрсәтүче затның әзерлек дәрәҗәсенә карап дифференциацияли торган федераль закон проекты эшләнде. Әлеге зат юл-транспорт һәлакәтенең шаһиты яки махсус әзерләнгән коткаручы, шул исәптән, тиешенчә автотранспорт йөртүчеләр һәм профессиональ машина йөртүчеләр булырга  мөмкин. Хәзер бу закон проекты Дәүләт Думасы тарафыннан карала, һәм без ул якын арада кабул ителер дип өметләнәбез.

   Яшьләр арасында ГТО комплексы киң масштабта кертелүне исәпкә алып, Спорт министрлыгы белән бергә аңа беренче ярдәм һәм психологик булышлык күрсәтү программасы буенча тест биремнәрен һәм сынауларын кертү мәсьәләсе тикшерелә.

   Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан агымдагы елда гына да халыкның төрле фокус-төркемнәре өчен (психологик яктан аңалау-кабул итү үзенчәлекләрен исәпкә алып, бу - өлкәннәр, яшүсмерләр һәм балалар аудиториясе) 1,3 миллионнан артык мәгълүмати-методик материал әзерләнүне һәм беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләре һәм юлларда кешеләрнең үз-үзләрен дөрес, имин тоту күнекмәләре буенча интернетның бик күп кенә сайтларында урнаштырылуны да билгеләп үтәсе килә .

   2015 елның ноябреннән Сәламәтлек саклау министрлыгының транспорт чараларын йөртүчеләрне мәҗбүри медицина таныклавы турындагы приказы үз көченә керә.

    Моннан тыш, хәзерге вакытта транспорт чаралары белән исерек хәлдә идарә итүгә бәйле булган кабат кылына торган хокук бозуларны профилактикалауны камилләштерү турында закон проекты эшләнде һәм киң җәмәгатьчелек тарафыннан тикшерелде. Бу закон алкогольдән, наркотиклардан яки агулы матдәләрдән исерек хәлдә җинаять кылган затларның диагностика, дәвалау һәм медицина тернәкләндерүен узу бурычын кертә. Закон проекты Хөкүмәткә кертү өчен әзерләнә.

    Шулай итеп, Дмитрий Анатольевич, бүгенге көндә безнең ведомствара хезмәттәшлегек итүебез һәм чараларның килештерелгән булуы 2018 елга безнең алга куелган максатларга ирешүне фаразларга ярдәм итә.

    Рәхмәт.».

Мәкаләнең төп нөсхәсе: Министр Вероника Скворцова выступила с докладом на заседании Правительства Российской Федерации 


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан