"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
20.10.2015

26 октябрьдә Яр Чаллыда сөт бизе яман шешен дәвалауның иң яңа технологияләренә багышланган «Пациентлар мәктәбе» булачак


       26 октябрьдә 13.00 сәгатьтә Яр Чаллы шәһәрендә сөт бизе яман шешен дәвалауның иң яңа технологияләренә багышланган «Пациентлар мәктәбе» булачак. Түләүсез мәгълүмати-агарту чарасы Халыкара сөт бизе яман шешенә каршы көрәш аена туры китерелде һәм «Яман шешкә каршы хәрәкәт» регионара иҗтимагый хәрәкәте һәм «Яман шешне җиңеп була» иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылды. Мәктәпнең максаты – пациентларга, аларның туганнарына һәм якыннарына «беренче куллардан» – әйдәп баручы табиб-онкологлардан, югары квалификацияле психологлардан һәм юристлардан – авыру турында объектив мәгълүмат бирү. Кеше дөрес дәвалау алуына ышанырга һәм авыруны җинеп чыгарга омтылуда ялгыз түгеллеген тоярга тиеш.

   Сөт бизе яман шеше – хатын-кызларда иң киң таралган яман шеш авыруы, бу патология белән Россия Федерациясенең һәр егерменче хатын-кызы авырый. Безнең илдә сөт бизе яман шеше хатны-кызларның онкология белән авырулары күрсәткече структурасында 1 нче урынны алып тора: 2014 елда авыруларның 60 меңнән артык яңа очрагы теркәлгән, ә бу диагнозлы пациентларның гомуми саны ярты миллион кешедән  артып киткән. Шул ук вакытта яман шеш авыруы «яшәрә» – куркыныч төркемгә эшкә яраклы яшьтәге хатын-кызлар күбрәк эләгә. Яр Чаллы шәһәре искәрмә түгел, ел саен ЯрЧаллыда яшәүче якынча 300  хатын-кыз   һәм Татарстанда яшәүче  меңнән артык хатын-кыз куркыныч диагнозны белеп тетрәнә. Шулай да онкология диагнозы үлемгә хөкем ителү түгел, дип саный белгечләр.

    «Хәзерге заман онкологиясе үзенең дару, техник һәм интеллектуаль ресурслары белән тормышны шактый озайту, аның сыйфатын күтәрү, ә кайбер очракларда авыруларның тулысынча терелүе турында сүз алып бару абсолют реаль булган дәрәҗәгә иреште», - дип сөйли  «Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе» Татарстан Республикасы дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе баш табибы, табиб-онколог, медицина фәннәре кандидаты Мөхәммәдиев Марат Фәнис улы.

    Хәзер сөт бизе яман шеш авыруы – иң өйрәнелгән һәм уңышлы дәвалана торган патологияләрнең берсе, аны тукатырга һәм хәтта тулысынча җиңәргә дә була. Өметләндерә торган  татистика мәгълүматлары да шул турыда сөйли: бу авырудан соң биш ел яшәү дәрәҗәсе Бөек Британиядә 82%, Финляндиядә – 86% , АКШта – 90%. Мондый югары күрсәткечләр дәвалауның нәтиҗәлелеге турында гына түгел, шулай ук бу илләр халкының онкология авыруларыннан сагаю һәм алар хакында хәбәрдарлык дәрәҗәсе югары булу турында сөйли.

    Россия пациентлары бүген дөньяның алга киткән илләрендә билгеле булган барлык алдынгы технологияләрдән һәм кирәкле дару препаратларыннан файдалана ала, әмма, ни кызаныч, еш кына күпләр онкология авыруларын дәвалау өлкәсендәге үз хокукларын һәм мөмкинлекләрен белми. Агарту эше – һәр айның соңгы дүшәмбесендә регуляр рәвештә үткәрелә торган «Пациентлар мәктәпләре»нең иң мөһим функциясе.  Ә программаның төп бурычы булып һәр пациентка, аның яшенә, социаль статусына һәм яшәү урынына карамастан, төрле яклы медицина ярдәме, психологик һәм юридик ярдәм күрсәтү кала.

Мәкаләнең төп нөсхәсе: 26 октября в Набережных Челнах состоится «Школа пациентов», посвященная новейшим технологиям лечения рака молочной железы 

Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан