"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
25.09.2015

Тормыш өчен мөһим дарулар исемлегенә 46 препарат өстәлде (Vademecum 25/09/2015)


Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы ведомствоара комиссия тормыш өчен кирәкле һәм иң мөһим дару препаратлары исемлегенә 46 препарат өстәде.

Моннан тыш, тормыш өчен кирәкле һәм иң мөһим дару препаратлары исемлегенә өч яңа дару формасы керәчәк, ә бер позиция – телапревир – аннан чыгарылачак, дип хәбәр итә Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Сәламәтлек саклау министрлыгы комиссиясе шулай ук тормыш өчен кирәкле һәм иң мөһим дару препаратлары исемлегенә таркау склероз терапиясе өчен билгеләнгән натализумаб препаратын кертте. Медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәкле даруларның минималь ассортиментына тагын бер препарат – висмутның трикалий дицитратын кертергә тәкъдим ителә.

«Медицинада куллану өчен дару препаратлары, шул исәптән медицина оешмаларының табиблык комиссияләре карары буенча билгеләнә торган дару препаратлары (ОНЛС) исемлегенә дару препаратларының 17 өстәмә позициясен (дару формалары коррекциясен кертеп)» кертергә, – дип әйтелә ведомство хәбәрендә.

Сәламәтлек саклау министрлыгы комиссиясе препаратларны тормыш өчен кирәкле һәм иң мөһим дару препаратлары исемлегенә кертү һәм аннан чыгару  турында  барлыгы 140 тәкъдим карады.

Тормыш өчен кирәкле һәм иң мөһим дару препаратлары исемлеген киңәйтү дәүләткә даруларга куелган бәяләрне тикшерүдә тотарга мөмкинлек бирә һәм аларны пациентлар өчен файдалана алырлык итә, дип саныйлар Сәламәтлек саклау министрлыгында.

2015 елның 1 октябреннән тормыш өчен кирәкле һәм иң мөһим дару препаратлары исемлегенә кертелгән дару  препаратларына бәяләрне хисаплап чыгаруның яңа методикасы кулланылачак.

Мәкаләнең төп нөсхәсе:  Тормыш өчен мөһим дарулар исемлегенә 46 препарат өстәлде 

Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан