"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
23.09.2015

Сәламәтлек саклау министрлыгы онкология авырулары белән авыручыларга психологик ярдәм программасын раслады (Vademecum 23/09/2015)


РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләр, пациентлар һәм аларның туганнары өчен онкологик психиатрия ярдәме курслары программаларын раслады.

«РФ сәламәтлек саклау министрының онкопсихиатрия ярдәме программасын төзү һәм раслау өчен нигез булып торган боерыгы чыкты. Без коллегаларыбыз-онкологларны, рак белән авыручыларның туганнарын һәм авыруларның үзләрен барысына  дә әзер булу өчен белем белән «коралландырып куярга» тиеш», – дип сөйләде Казан шәһәрендә уза торган Россия психиатрларының XVI Съезды барышында ТАСС хәбәрчесенә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының баш психиатры Зураб  Кекелидзе. Мәскәүдә мондый курслар башкаланың медицина учреждениеләре базасында сентябрь ахырында старт ала. Онкология авырулары белән авыручыларга психологик ярдәм күрсәтү буенча сынау проектлары 2015 елның июленнән тормышка ашырыла.

Белем бирү программасының беренче курсы табиб-онкологларга йөз тоткан – аңа онкология авырулары белән авыручыларның суицид кылырга омтылуын ачыклау турында лекцияләр кертелгән. Икенче курс пациентларның туганнарына исәпләнгән һәм аларны тискәре ниятләрне һәм кәефне башланган вакытында үк күреп алырга өйрәтергә тиеш. Программаның өченче курсын пациентларның үзләренә тәкъдим итәчәкләр – алар белән психотерапевтлар эшләячәк.

Алга таба бу практиканы илнең башка төбәкләренә дә тарату планлаштырыла.

Онкология авырулары белән интегүче кешеләргә психологик һәм психиатрия ярдәме күрсәтү мәсьәләсе онкология авырулары белән авыручыларның суицид  очраклары җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары игътибарын әледән-әле җәлеп итә башлаган соңгы елда кискенләште. Пациентлар үзләре тормыштан китү сәбәбен еш кына авыруга түзеп булмау һәм авыртуны баса торган препаратлар булмау дип күрсәтүгә дә карамастан, Сәламәтлек саклау министрлыгында һәм бүтән башкарма хакимият органнарында моның чын сәбәбе онкология авырулары белән авыручыларга аларның туганнары һәм онкопсихология буенча белгечләр ягыннан психологик ярдәм җитәрлек булмауда дип уйлый.

Мәкаләнең төп нөсхәсе: Сәламәтлек саклау министрлыгы онкология авырулары белән авыручыларга психологик ярдәм программасын раслады  


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан