"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
09.10.2015

Сәламәтлек саклау министрлыгы ЭКО ны тулысынча мәҗбүри медицина иминияте системасына тапшырды (Доктор Питер 9/10/2015)


2016 елда югары технологияле медицина ярдәменең тагын 27 төренә мәҗбүри медицина иминияте акчалары исәбеннән түләнәчәк. Алар финанслану өчен узган елда мәҗбүри медицина иминияте системасына тапшырылган югары технологияле медицина ярдәменең 459 төреннән торучы булган исемлекне тулыландырачак.

   Медицина ярдәменең тагын  27 югары технологияле төрен финанслауны мәҗбүри медицина иминияте системасына күчерү турында Хөкүмәт утырышында С.-Петербург территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры Александр Кужель хәбәр итте. 2014 елдан фонд югары технологияле медицина ярдәменең 459 төрен күрсәткән өчен түли. Дөрес, кайберләренә — өлешчә: ЭКО га (экстракорпораль аталандыруга), мәсәлән, территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондлары  бюджетыннан һәм федераль клиникаларда югары технологияле медицина ярдәме программасы буенча түләнеп килде. Киләсе елда барлык  пациентлар өчен ЭКО га (нәселсезлекнең  хатын-кыз, ир-ат һәм катнаш факторлары буенча) бары тик территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондыннан гына түләнәчәк.

   Александр Кужель сүзләре буенча, 2016 елда  югары технологияле медицина ярдәменә С.-Петербург фонды чыгымнары өчтән бер өлешкә диярлек — бу ел белән чагыштырганда  30 процентка артачак һәм 3,5 млрд сум тәшкил итәчәк.

   2016 елда мәҗбүри медицина иминияте системасына, экстракорпораль аталандырудан тыш, түбәндәге юнәлешләр буенча югары технологияле медицина ярдәме төрләре керәчәк:

    Абдоминаль хирургия:

Ашказаны асты бизе, бавыр, бөер өсте бизләре авыруларын дәвалауның хирургия методлары белән тулыландырылган.

    Нейрохирургия:

Балаларга ликворны баш сөяге куышлыгыннан агызу өчен шунт кую операцияләрен үткәрү методы белән тулыландырылган.

    Яңа туган чорда балалар хирургиясе:

Яңа туган балаларның үпкәләре, бронхлары, үңәчләре үсешендәге зәгыйфьлекне дәвалауның хирургия методлары белән тулыландырылган.

    Офтальмология:

Глаукомага каршы операцияләр үткәрү методлары белән тулыландырылган.

    Йөрәк-кан тамырлары хирургиясе:

Балаларда йөрәк ритмы бозылуларны хирургия ярдәмендә коррекцияләү (ешлыгы адаптацияләнгән  бер камералы кардиостимулятор имплантацияләү) методы белән тулыландырылган.

    Урология:

Сидек бүлеп чыгару системасы  органнарында  реконструктив-пластик операцияләр белән тулыландырылган.

    Эндокринология:

Тиреотоксикозның һәм гиперкортицизмның авыр формаларын хирургия дәвалавы методлары белән тулыландырылган.

Медицина ярдәменең әлеге барча төрләре югары технологияле медицина ярдәме статусын  саклап калу ихтималы булу сәбәпле, алар квоталар белән чикләнәчәк.

Мәкаләнең төп нөсхәсе: Сәламәтлек саклау министрлыгы ЭКОны тулысынча  мәҗбүри медицина иминияте системасына тапшырды 


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан