"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
08.10.2015

В 2016 елда сәламәтлек саклауга 300 млрд сумнан артык акча җибәрәчәкләр (Vademecum 8/10/2015)


2016 елга РФ федераль бюджеты проекты нигезендә «Сәламәтлек саклауны үстерү» дәүләт программасын тормышка ашыруга  чыгымнар 2015 елның шундый ук чоры белән чагыштырганда 60 млрд сумга артачак.

2015 елда «Сәламәтлек саклауны үстерү»  дәүләт программасына чыгымнар 271,6 млрд сум дәрәҗәсендә планлаштырылган. Киләсе елда бу сумманы 332,1 млрд сумга кадәр арттырырга планлаштырыла. Бу мәгълүматлар Финанс министрлыгы  җәмәгатьчелек тикшерүенә чыгарган 2016 елга федераль бюджет проектында бар. Проектка экспертиза үткәрү 13 октябрьгә кадәр сузылачак.

Сәламәтлек саклау министрлыгының ведомство чыгымнары 2016 елда – 254,5 млрд сум, Росздравнадзорның  – 3,1 млрд сум, ФАНО ның («Сәламәтлек саклауны үстерү» программасын тормышка ашыру чыгымнары өлешендә) 4,1 млрд сум тәшкил итәчәк.

Тулаем алганда федераль бюджет чыгымнары 13,577 трлн сум күләмендә фаразлана. Бюджет чыгымнары –15,76 трлн сум, кытлык  2,184 трлн сум күләмендә бәяләнә.

   Шулай ук Россия Президенты Владимир Путин инициативасы буенча 2016 елда федераль бюджеттан акча – 10 млрд сумга кадәр – берничә юнәлешне (шул исәптән персональләштерелгән медицинаны үстерүне)  үз эченә ала торган «Илкүләм техник инициатива» программасына булышлык күрсәтүгә бүлеп биреләчәк.

Мәкаләнең төп нөсхәсе:  2016 елда Сәламәтлек саклауны үстерүгә 300 млрд сумнан артык акча җибәрәчәкләр


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан