2016 елда пациентлар хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр эше турында мәгълүмат
Иминләштерелгән затларның мәҗбүри медицина иминияте буенча түләүсез һәркем алырлык медицина ярдәмен алуга хокукларын тәэмин итү максатларыннан чыгып, 2015 елда пациентлар хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең (иминият медицина оешмалары вәкилләренең) эше Татарстан Республикасы территориясендә мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә эшчәнлекләрен гамәлгә ашыручы медицина оешмаларында дәвам иттерелде.
Пациент хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең төп бурычлары - иминләштерелгән затларның мәҗбүри медицина иминияте буенча түләүсез һәркем алырлык медицина ярдәмен алуга хокукларын бозуга китерә торган факторларны билгеләү һәм оператив бетерү; бу мәсьәләләр буенча медицина оешмасы вәкилләре белән үзара хезмәттәшлек итү; пациентларга аларның мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге хокукларын тормышка ашыру буенча мәгълүмат бирү; медицина хезмәткәрләренә мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге төп норматив хокук документлары буенча мәгълүмат бирү.
Иминият медицина оешмасы исеме |
Медицина оешмасы исеме |
Җаваплылыгы чикләнгән «АК БАРС-Мед» иминият компаниясе» җәмгыяте |
|
Җаваплылыгы чикләнгән «Спасение» иминият медицина җәмгыяте» җәмгыяте |
|
Җаваплылыгы чикләнгән «Чулпан-Мед» иминият медицина оешмасы» җәмгыяте |
|
Пациентлар хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр үз эшчәнлекләрен атна саен 16 медицина оешмасында гамәлгә ашырды.
2015 елда пациентлар хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләргә консультация бирүне сорап – 1396 граждан, шикаятьләр белән 68 кеше мөрәҗәгать итте. 55 шикаять нигезле дип танылды, 46 (84%) шикаять канәгатьләндерелде.
Индивидуаль мәгълүмат бирү кысаларында пациентларга мәҗбүри медицина иминияте буенча медицина ярдәме күрсәтүне оештыру тәртибе, аны күрсәтү төрләре, шартлары турында 20408 нөсхә басма продукция (белешмәлекләр, брошюралар, листовкалар, визиткалар) таратылды.
Иминләштерелгән затлар хокукларын тәэмин итү буенча мәҗбүри медицина иминиятендә катнашучыларның үзара хезмәттәшлеге турындагы мәсьәлә буенча медицина хезмәткәрләре алдында 29 чыгыш ясау оештырылды.
Мәҗбүри медицина иминияте буенча медицина ярдәме күрсәтү сыйфатыннан һәм аның һәркем алырлык булуыннан канәгать булу-булмау турында 5358 респондент белән сораштырулар үткәрелде. Канәгать булу күрсәткече 61 процент тәшкил итте, ул Татарстан Республикасы территориясендә гражданнарга медицина ярдәмен түләүсез күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программасы буенча планлаштырылган максатчан критерийдан югарырак (51,5%).
Иминият медицина оешмалары вәкилләре мәҗбүри медицина иминияте буенча медицина ярдәмен алганда иминләштерелгән затларның хокуклары диагностика тикшеренүләрен һәм табиб-белгечләрнең консультацияләрен көтү вакытлары үтәлмәү, мәҗбүри медицина иминияте программалары буенча медицина ярдәме күрсәтүдән баш тарту рәвешендә бозылу фактларын ачыклады.
Ачыкланган барлык тәртип бозулар медицина оешмалары җитәкчеләре игътибарына җиткерелде.
Иминият медицина оешмалары вәкилләре медицина оешмаларының үз эшчәнлекләрен уңай бәяли торган вәкаләтле затлары белән актив хезмәттәшлек итә, шул исәптән гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү, иминләштерелгән затларга да, медицина хезмәткәрләренә дә мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге мәсьәләләр турында мәгълүмат бирү буенча.
Пациентлар хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең эш нәтиҗәләре әледән-әле Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына җиткерелеп торды.