"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
05.10.2015

Өстәлгән кыйммәтләренә салым салынмый торган медицина әйберләренең бердәм исемлеге расланды (Vademecum 5/10/2015)


РФ Хөкүмәте өстәлгән кыйммәтләренә салым (НДС) түләргә кирәк булмаган  медицина әйберләренең бердәм исемлеген раслады.

Министрлар Кабинетының 2015 елның 30 сентябрендәге  1042 нче карары белән регламентланган  исемлеккә күзлек оптикасы, инвалидларны тернәкләндерү чаралары, диагностика җиһазлары һәм башка медицина товарлары керде.

Исемлек өстәлгән кыйммәтләренә салым салынмый торган медицина әйберләре турындагы бердәм документ булырга тиеш. Моңа кадәр андый  товарлар хакында мәгълүматлар берничә норматив документка кергән иде, ә бу исә таможня органнарына, әйберләрне җитештерүче һәм кайтартучы компанияләргә, шулай ук сатып алучыларга эшне катлауландырды.

Моннан тыш, элегрәк «Россия Федерациясе  гражданнары сәламәтлеген саклау нигезләре турында» Федераль законга «медицина техникасы» һәм «медицина билгеләнешендәге әйберләр»  дигән терминнар урынына  «медицина әйберләре» дигән бердәм термин кертелде. Терминологик үзгәрешләр РФ Салым кодексына да кертелде, ә билгеләнгән товарларны өстәлгән кыйммәткә салымнан азат итә торган актларда ул тәгаенләнмәде.

«Моңа бәйле рәвештә, кертелә торган  медицина товарларына салым салуны административлаштыру проблемасы барлыкка килде, ул тышкы икътисадый эшчәнлектә катнашучылар түләгән өстәлгән кыйммәткә салым суммаларын федераль бюджеттан кире кайтару, акчалардан файдаланган өчен таможня органнары тарафыннан   процентлар, шулай ук аларның счетына кертелгән суд чыгымнарын түләү белән тасвирлана торган тискәре суд  практикасын үз артыннан ияртте», – дип аңлатма бирелә хөкүмәтнең рәсми сайтындагы хәбәрдә.

Яңа исемлекнең актуальлеген саклавын һәм реаль медицина эшчәнлегенә туры килүен тикшерүдә тоту Сәламәтлек саклау министрлыгына, Хезмәт министрлыгына, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына һәм  Федераль таможня хезмәтенә йөкләнде.


Мәкаләнең төп нөсхәсе: Утвержден единый перечень не облагающихся НДС медизделий 


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан