"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
28.09.2015

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы «Сәламәтлек саклауны үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасына үзгәрешләр әзерләде (РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы 28/09/2015)


Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы,  экспертлар бергәлеге белән берлектә, Дәүләт программасына үзгәрешләр әзерләде, аерым алганда документка 2 яңа ярдәмче программа: «Ашыгыч медицина ярдәмен үстерү» дигән И ярдәмче программасы һәм «Россия Федерациясе гражданнары мәҗбүри медицина иминиятен тәэмин итүне оештыру» дигән Д  ярдәмче программасы кертелде.

«Ерак Көнчыгышта сәламәтлек саклауны үстерүнең өстенлекләрен тәэмин итү» дигән махсус бүлек булдырылды.

Артериаль гипертония белән авыручыларга үткәрелә торган диспансер күзәтүенең нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан чыгып, «Авыруларны профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру. Беренчел медицина-санитария ярдәмен үстерү» дигән 1 нче ярдәмче программага «Артериаль гипертонияле авыруларга диспансер күзәтүе» дигән 1.7 нче төп чара кертелде. Бу чараның максатчан  индикаторы итеп «Артериаль гипертонияле авыруларны диспансер күзәтүенә тарту» дигән яңа күрсәткеч билгеләнде.

Шулай ук кеше органнарын трансплантацияләү методы белән медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү һәм донорлар ресурсыннан нәтиҗәле файдалану өчен «Махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтүне, югары технологиялене кертеп, камилләштерү» дигән 2 нче ярдәмче программага «Трансплантацияләү максатларында кеше органнары донорлыгы системасын үстерү» дигән 2.7 нче төп чара кертелгән. Бу чараның максатчан индикаторлары итеп «1 млн кешегә органнарның үлгән донорлары саны» һәм «1 млн кешегә бөер трансплантацияләре саны» күрсәткечләре билгеләнгән.

Профилактикалау, диагностикалау, дәвалау һәм тернәкләндерү метдларының яңалары һәм шактый яхшыртылганнары апробацияләнүгә (шул исәптән персональләштерелгән медицина технологияләреннән файдаланып) бәйле рәвештә, «Диагностикалау, профилактикалау һәм дәвалауның инновацион методларын үстерү һәм кертү, шулай ук  персональләштерелгән медицина нигезләрен үстерү» дигән 3 нче ярдәмче программага «Профилактикалау, диагностикалау, дәвалау һәм тернәкләндерүнең яңа методларын клиник апробацияләү кысаларында күрсәтелә торган медицина ярдәме» дигән яңа 3.4 нче төп чара кертелде. Бу чараның гамәли сәламәтлек саклауга  яңа медицина технологияләрен һәм дәвалау методларын трансляцияләү хисабына фәнни эшләнмәләр (шул исәптән сәламәтлек саклау өлкәсендә импортны алмаштыру технологияләрен үстерүгә юнәлдерелгән) кертү дәрәҗәсен тасвирлый торган «Профилактикалау, диагностикалау, дәвалау һәм тернәкләндерүнең яңа методларын клиник апробацияләү кысаларында медицина ярдәме күрсәтелгән авырулар саны»; «Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы ведомство буйсынуындагы учреждениеләр базасында оештырылган кече инновацион предприятияләр саны (арта бару нәтиҗәсе белән), берәмлек» дигән яңа максатчан күрсәткечләре кертелде..

Дәүләт программасына  «Аналар үлеме күрсәткече», «Авыл халкы арасында барлык сәбәпләрдән үлем күрсәткече (1 000 кешегә)», «Бер елда 1 авыл кешесенең табибларга бару күрсәткече (саны)», «Авыл халкының 100 кешесенә госпитальләштерү дәрәҗәсе», «Сатып алынган радиация контроле приборлары саны» кебек яңа күрсәткечләр кертелде.

Россия Федерациясендә стоматология авырулары күрсәткечен киметү максатларында «Авыруларны профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру. Беренче медицина-санитария ярдәмен үстерү» дигән 1 нче ярдәмче программага «Россия Федерациясе халкы арасында стоматология авыруларын беренчел профилактикалау» дигән 1.6 нчы  яңа төп чара кертелде. Бу чараның максатчан индикаторы итеп  «12 яшькә кадәрге балаларда тешләр кариесы интенсивлыгы (КПУ индексы)», «15 яшькә кадәрге балаларда пародонт авырулары интенсивлыгы (CPI индексы буенча)» күрсәткечләре кертелде.

Дәүләт программасы проекты 2015 елның  16 сентябрендә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында тикшерү узды.

Дәүләт программасы чараларын тормышка ашыру Россия Федерациясе халкына медицина ярдәменең һәркем алырлык булуын тәэмин итәргә һәм күләмнәре, төрләре һәм сыйфаты халыкның ихтыяҗларына һәм авырулар күрсәткече дәрәҗәсенә, медицина фәненең алдынгы казанышларына туры килергә тиешле медицина хезмәтләре күрсәтүнең нәтиҗәлелеген күтәрергә ярдәм итәчәк.

Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Сәламәтлек саклауны үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасын раслау турында»  карары проекты  җәмәгатьчелек тарафыннан тикшерү өчен http://regulation.gov.ru/p/40363 адресы буенча regulation.gov.ru рәсми сайтында урнаштырылды. 

Мәкаләнең төп нөсхәсе: Минздравом России разработаны изменения в государственную программу Российской Федерации «Развитие здравоохранения» 


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан