"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
21.09.2015

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсенә яңа башлык итеп Илнур Хәлфиев билгеләнде (Казан шәһәре рәсми порталы 21/09/2015)


Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһәре буенча  Сәламәтлек саклау идарәсенә яңа башлык итеп Илнур Хәлфиев билгеләнде. Бу турыда бүген өченче чакырылыш Казан шәһәре Думасының беренче сессиясе барышында  Татарстан башкаласы мэры  Илсур Метшин белдерде.

Моңа кадәр  Илнур Хәлфиев Түбән Кама шәһәре сәламәтлек саклау идарәсен җитәкләгән иде. И.Хәлфиев Татарстан башкаласында туган, Казан дәүләт  медицина университетын тәмамлаган. «Илнур Нил улы Казан шәһәрендә төрле табиблык вазыйфаларында эшләде, аннан соң республика сәламәтлек саклау министрлыгыннан Түбән Кама шәһәре сәламәтлек саклау идарәсенә җибәрелгән иде. Өч елдан артык вакыт үткәннән соң, ул  Татарстан башкаласында тагын да зуррак эшләр башкару өчен  янә кайтты», – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.

Шәһәр башлыгы Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһәре буенча  Сәламәтлек саклау идарәсе яңа башлыгына эшендә уңышлар теләде.

Хәтерегезгә төшерәбез: Сәламәтлек саклау идарәсенең элекке башлыгы  Рамил Әхмәтов 12 нче шәһәр клиник хастаханәсе генераль директоры вазыйфасына билгеләнгән иде.

Мәкаләнең төп нөсхәсе: Новым начальником Управления здравоохранения МЗ РТ по Казани назначен Ильнур Халфиев 


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан