"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
22.09.2015

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Трансплантацияләү (күчереп утырту) максатларында кеше органнары донорлыгына бәйле булган медицина эшчәнлеген финанслар белән тәэмин итү тәртибе турында» карары проектын эшләде (РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы 22/09/2015)


Документ белән трансплантацияләү максатларында кеше органнары донорлыгына бәйле булган медицина эшчәнлеген финанслар белән тәэмин итү тәртибе раслана.

«Сәламәтлек саклауны үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасы кысаларында «Махсуслаштырылган, югары технологиялене кертеп, медицина ярдәме, ашыгыч, шул исәптән ашыгыч махсуслаштырылган, медицина ярдәме күрсәтүне, медицина эвакуациясен камилләштерү» ярдәмче программасының тормышка ашырылуы өчен 2016 елга федераль бюджетта - 229,9 млн. сум, 2017 елга – 241,2 млн сум, 2018 елга 241,2 млн сум акча күздә тотылган «Трансплантацияләү максатларында кеше органнары донорлыгы системасын үстерү» чарасы гамәлгә ашырыла. Карар проекты нигезендә бу акчалар төбәкләрнең дәүләт медицина оешмаларында һәм федераль медицина учреждениеләрендә трансплантацияләү максатларында кеше органнары донорлыгына бәйле булган медицина эшчәнлеген тәэмин итүгә җибәреләчәк. Шулай ук бу акчалар хисабына трансплантацияләү максатларында донорлар, реципиентлар һәм донорлар органнарын исәпкә алуның мәгълүмат системасын эшләү, кертү һәм аның эшчәнлеген тәэмин итү, трансплантацияләү максатларында кеше органнары донорлыгы системасын үстерү чараларын үткәрүгә юнәлдерелгән чараларны оештыру-мәгълүмати тәэмин итү гамәлгә ашырылачак.

Хәзерге вакытта карар проекты тексты җәмәгатьчелек тарафыннан тикшерү өчен regulation.gov.ru порталында  http://regulation.gov.ru/p/40254 сылтамасы буенча урнаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, трансплантация – кеше тормышын коткарып калу өчен башка резервлар калмаганда кулланыла торган хирургия методы. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы хәзерге вакытта Россия Федерациясе Хөкүмәтенә кертелгән «Кеше органнары донорлыгы һәм аларны трансплантацияләү турында» федераль закон проектын эшләде.

Мәкаләнең төп нөсхәсе:  Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Трансплантацияләү (күчереп утырту) максатларында кеше органнары донорлыгына бәйле булган медицина эшчәнлеген финанслар белән тәэмин итү тәртибе турында» карары проектын эшләде  


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан