"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
14.09.2015

Ана капиталын инвалид балаларны тернәкләндерүгә тотарга рөхсәт итәчәкләр (Доктор Питер 14/09/2015)


Инвалид балалы гаиләләр социаль адаптацияләү өчен товарларны ана капиталы акчасы хисабына сатып алу мөмкинлеген алачак. Закон проектын Хезмәт министрлыгы инде эшләгән.

Хөкүмәттә хәзер гаиләләрнең инвалид баланың индивидуаль тернәкләндерү программасы (ИПР) нигезендә тернәкләндерүнең техник чараларын түләүсез алу мөмкинлеге булуны ассызыклыйлар, әмма алар һәр баланың аерым ихтыяҗларына һәрвакыт туры килеп бетми.

Бу проблеманы хәл итү өчен Дәүләт Думасына «Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтүнең өстәмә чаралары турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проекты кертеләчәк. Бу турыда мәгълүмат бүген, 14 сентябрьдә, РФ Хөкүмәте сайтында бастырып чыгарылды.

Гаиләләр ана капиталы хисабына инвалид балаларны социаль адаптацияләү һәм җәмгыятькә интеграцияләү өчен хәзерге вакытта үзләренә түләүсез гарантияләнми торган өстәмә товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр сатып ала алачак. Мондый товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр исемлеге Россия Хөкүмәте тарафыннан билгеләнәчәк.

Исегезгә төшерик:  хәзер ана капиталы акчасы тулы күләмдә яки өлешчә торак шартларын яхшыртуга, дача төзүгә, баланың барлык типтагы һәм төрдәге белем бирү учреждениеләрендә белем алуына яки ананың булачак пенсиясенең туплана торган өлешенә җибәрелергә мөмкин.

Мәкаләнең төп нөсхәсе: Маткапитал позволят тратить на реабилитацию детей-инвалидов


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан