"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
11.09.2015

Табибларга яңадан рецептларга дару брендларын өстәп язарга рөхсәт иттеләр (Бизнес online 11/09/2015)


Табибларга хастаханәләрдә дарулар билгеләгәндә һәм авырларны чыгарганда яңадан даруның халыкара патент алынмаган атамасын гына түгел, шулай ук сәүдә атамасын да күрсәтергә рөхсәт ителде. Бу турыда августта Юстиция министрлыгында теркәлгән Сәламәтлек саклау министрлыгы  приказында әйтеп үтелә. Монополиягә каршы федераль хезмәттә Сәламәтлек саклау министрлыгы приказын гамәлдән чыгаруны таләп итәләр.

“Элегрәк хастаханәләрдә авырулар чыкканда да, поликлиникаларда да препаратларны язып биргәндә брендны бары тик аерым очракларда гына, мәсәлән пациентка кайсы да булса дару ярамаганда гына, күрсәтергә ярый иде. Бу кагыйдәләр 2012 елда кертелде,  алар РФ хөкүмәте боерыгы белән расланган дару чаралары базарында конкуренцияне үстерү буенча «юл картасы»ның бер өлеше булып тора иде,”- дип яза «Известия» газетасы. Монополиягә каршы федераль хезмәттә Сәламәтлек саклау министрлыгының яңа приказы хөкүмәтнең боерыгына каршы килә һәм конкуренцияне көчсезләндерүгә һәм  коррупция артуга китерергә мөмкин дип саныйлар.

Тагын бер үзгәреш: рецептлар язып бирүче табибларга хәзер үз вазыйфаларын күрсәтергә кирәкми. Монополиягә каршы федераль хезмәтнең социаль өлкәне һәм сәүдәне контрольдә тоту идарәсе башлыгы урынбасары Надежда Шаравская искә төшереп үткәнчә, Сәламәтлек саклау министрлыгы «юл картасы»ның бу пунктын үтәве турында хисап биргән инде, хәзер «иске коррупцион схемага» кире кайта.

Мәкаләнең төп нөсхәсе: Врачам снова разрешили вписывать в рецепты лекарственные бренды


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан