"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
09.09.2015

2016 елда ана капиталы 22 мең сумга артачак (Парламентская Газета 9/09/2015)


Вице-премьер Ольга Голодец белдергәнчә, 2016 елның 1 гыйнварыннан ана капиталы күләме 475 сум тәшкил итәчәк. Бу сумма капиталның агымдагы елгы күләменнән 22 мең сумга артык һәм бюджетка 6,4 миллиард сумга төшәчәк.

Моннан тыш, Хөкүмәт инвалид балалар ихтыяҗлары өчен ана капиталы акчасыннан файдалану мөмкинлекләрен киңәйтүне хуплады.

«Ана капиталы акчасыннан файдалану мөмкинлеге киңәя, бу гаиләләргә үз торакларын җиһазландырырга, белем бирү максатлары өчен махсус тернәкләндерү чаралары сатып алырга ярдәм итә, балага тизрәк адаптацияләнергә мөмкинлек бирә», — дип аңлатты Ольга Голодец.

Инвалид балалы гаиләләр балаларының тормышын тагын да уңайлырак итәргә булыша  торган товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр сатып ала алачак. Мондый товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр арасында пандуслар, фатирдагы махсус тоткалар, функциональ караватлар, массаж өстәлләре, Брайль шрифтлы клавиатура булырга мөмкин. Ана капиталы акчасын инвалидка федераль бюджет акчалары исәбеннән күрсәтелә торган медицина хезмәтләре, тернәкләндерү чаралары, тернәкләндерү буенча техник чаралар һәм хезмәтләр өчен түләүгә тотарга ярамаячак. Мөмкинлекләре киңәйтелгән ана капиталы үз балалары булган гаиләләргә дә, тәрбиягә алынган балалары булган гаиләләргә дә биреләчәк.

Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты әгъзасы Елена Попова фикере буенча, ана капиталын 2016 елга озайту көтелгән хәл булды. «Ана капиталы бюджетка кертелгән иде, аны кире кагырлар, дип курку бушка булган, шулай да аның арту суммасы без теләгәнчә үк зур булмады», — дип әйтте ул. Сенатор ана капиталыннан файдалануның мөмкинлекләре киңәюне хуплады, чөнки хәзер инвалид балалы гаиләләрнең, дәвалаудан аермалы буларак, мәҗбүри медицина иминияте полисы кысаларында бирелми торган тернәкләндерү чараларын сатып алу мөмкинлеге булачак. «Икътисад өчен җиңел булмаган вакытта дәүләтнең үз социаль йөкләмәләрен үтәү һәм хәтта түләүләрнең күләмнәрен бераз индексацияләү өчен мәмкинлек табуы бик яхшы», — дип ассызыклады Елена Попова.

Мәкаләнең төп нөсхәсе: В 2016 году материнский капитал увеличится на 22 тысячи рублей 


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан