"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
03.09.2015

Россиядә беренче тапкыр җелекне трансплантацияләү кагыйдәләре барлыкка килде (Доктор Питер 3/09/2015)


Сәламәтлек саклау министрлыгы җелекне һәм гемопоэтик төп күзәнәкләрне (стволовые клетки) трансплантацияләгәндә медицина ярдәме күрсәтү тәртибен эшләде. Быел 1651 кешегә җелек күчереп утырту планлаштырыла.

Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәмнең бу төренә мохтаҗ булган пациентларны маршрутлаштыруны, аны күрсәтү төрләрен, шартларын һәм формаларын регламентлаштырган приказ проектын әзерләде. Мәсәлән, донорның һәм реципиентның бер-берсенә туры килүен билгеләү өчен донорлар шул исәптән иммунологик һәм молекуляр-генетика тикшеренүләрен үз эченә алган махсус тикшерүләр үтәргә тиеш булачак. Шулай ук документта җелекне трансплантацияләү бүлеген һәм профильле көндезге стационар оештыру кагыйдәләре язылган.

Сәламәтлек саклау министрлыгында билгеләп үтелгәнчә, бүген җелекне трансплантацияләү - югары технологияле медицина ярдәменең иң кыйммәтле һәм катлаулы төре. Бер операция 2 млн сумнан артык тора. Мондый пациентларны дәвалауга, трансплантацияләүнең үзеннән тыш, югары дозалы химия- һәм (яки) нурланыш терапиясе, күчереп утыртудан соң күзәтү һәм терапия керә.

Әмма Россиядә җелек күчереп утыртыла торган кешеләр саны арта — узган елда -  1119 операция ясаганнар иде, ә быел исә 1651 операция ясарга планлаштыралар.

Приказ проектын Мәгълүмат ачу буенча бердәм порталда карарга була.

Мәкаләнең төп нөсхәсе: Впервые в России появились правила трансплантации костного мозга 


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан