"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
02.02.2016

2015 елда пациентлар хокуклары буенча үткәрелгән акцияләр йомгаклары


Гражданнарның Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының мәҗбүри медицина иминияте программалары кысаларында медицина ярдәмен түләүсез күрсәтүгә булган хокукларын тәэмин итү максатларында Татарстан Республикасы территориясендә мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә эшчәнлек гамәлгә ашыручы иминият медицина оешмалары тарафыннан 2015 елда пациентлар хокуклары буенча 760 тан артык иминләштерелгән зат катнашкан 14 акция үткәрү оештырылды.

Акцияләр барышында төрле белгечлекләр буенча штаттан тыш табиб-экспертлар тарафыннан 1364 консультация үткәрелде.


Т/с Белгечлек (вазыйфа) Үткәрелгән консультацияләр саны
абс. %
1 невролог 271 20
2 эндокринолог 243 18
3 онколог 77 6
4 кардиолог 235 17
5 гастроэнтеролог 96 7
6 уролог 66 5
7 хирург 44 3
8 гомуми практика табибы 11 1
9 терапевт 65 5
10 гинеколог 6 0
11 травматолог 14 1
12 кан тамырлары хирург 17 1
13 пульмонолог 23 2
14 офтальмолог 24 2
15 мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге белгеч 160 12
16 Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы стандартларын кертү һәм мониторинглау бүлеге төп консультанты 12 1
Барлыгы: 1364 100

Үткәрелгән чаралар кысаларында иминләштерелгән затлар арасында анкеталар тутыру оештырылды. Социологик сораштыруларда 731 кеше катнашты, шуларның 99,6 проценты үткәрелгән акцияләрне оештырудан һәм белгечләрнең консультацияләреннән канәгать. 


Т/с Күрсәткеч Абс. сан %
1 Акцияләр үткәргәндә анкеталар тутыруда катнашкан иминләштерелгән затлар саны 731 100
2 Җенесләре
ир-ат 173 24
хатын-кыз 558 76
3 Яшьләре
25 яшькә кадәрге 30 4
25-40 яшь 110 15
41-60 яшь 327 45
60 яшьтән өлкәнрәк 264 36
4 Шөгыльләренең төре
Эшче, хезмәткәр 287 39
Пенсионер 382 52
Студент 19 3
Хуҗабикә 23 3
Эшсез 20 3
5 Респондентларның табиб-экспертлар үткәргән консультацияләрдән канәгать булу-булмавы
Әйе, канәгать 728 99,6
Юк, канәгать түгел 3 0,4
6 Акцияләр үткәрүне оештыру ошамаган респондентлар өлеше
Әйе, ошады 728 99,6
Юк, ошамады 3 0,4
7 Иминләштерелгән затларның акцияләр үткәрелү турында хәбәр алу чыганаклары (респондентлар берничә чыганакны күрсәткән булырга мөмкин)
Газеталар 100 14
Телевидение 27 4
Поликлиникада белдерү 347 47
Танышлардан, туганнардан 151 21
Башкасы (иминият медицина оешмасы сайтында, предприятиеләргә чакырулар җибәрү, иминләштерелгән затларга хезмәт коллективларында мәгълүмат бирү) 110 15
Барлыгы 735 100


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан