"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
28.08.2015

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Медицина ярдәме сыйфатын бәяләү критерийларын раслау турында» приказы үз көченә керде (РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы 28/08/2015)


2015 елның 25 августында Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Медицина ярдәме сыйфатын бәяләү критерийларын раслау турында» приказы үз көченә керде.

Приказ, законнарга таянып, авырулар яки халәтләр төркемнәре буенча медицина ярдәме күрсәтү тәртипләре, медицина ярдәме стандартлары һәм медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча клиник тәкъдимнамәләр (дәвалау беркетмәләре) нигезендә формалаштырыла торган медицина ярдәме сыйфатын бәяләү критерийларын билгели. Приказ белән билгеләнгән критерийлар теләсә кайсы оештыру-хокук формасындагы медицина оешмалары өчен гамәлдә була.

Документ нигезендә медицина ярдәме сыйфаты медицина ярдәменең үз вакытында күрсәтелүен, медицина ярдәме күрсәткәндә профилактикалау, диагностикалау, дәвалау һәм тернәкләндерү методларын сайлап алуның дөреслеген күрсәтүче тасвирнамәләр җыелмасы, планлаштырылган нәтиҗәгә ирешү дәрәҗәсе белән билгеләнә.

Ярдәм күрсәтү сыйфатының мөһим критерийлары булып шулай ук кинәт башланып киткән көчле авырулар вакытында – кабул итү бүлегенә кергән вакыттан ике сәгатьтән дә соңга калмыйча пациентка беренчел тикшерү үткәрү, пациент кичектергесез күрсәткечләр буенча кергәндә аңа профильле бүлеккә кергән вакыттан 24 сәгатьтән дә соңга калмыйча клиник диагноз кую, беренчел тикшерү үткәргәндә, башлангыч диагнозны исәпкә алып, дәвалау планын төзү тора.

Моннан тыш, приказ медицина документларын үз вакытында тутыруны, хәбәрдар булып ихтыяри рәвештә медицина катнашуына ризалык булу-булмауны, стационар шартларда дәваланырга кирәк булган очракта пациентны башка медицина оешмасына күчерүне регламентлый.

Соңгы елларда Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы беренче тапкыр медицина ярдәме сыйфатына карата бердәм таләпләр билгели торган документлар системасын формалаштыра башлауны да билгеләп үтәргә кирәк.

2012 елдан 2015 елга кадәрге чорда Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы, һөнәри медицина бергәлеге белән берлектә, аеруча таралган авыруларны дәвалау өчен 1200 дән артык тәкъдимнамә әзерләнде инде.

Мәкаләнең төп нөсхәсе: Вступил в силу приказ Минздрава России «Об утверждении критериев оценки качества медицинской помощи» 


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан