"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
02.03.2016

Җаваплылыгы чикләнгән «Спасение» иминият медицина оешмасы» җәмгыяте тарафыннан Арча районында пациентлар хокуклары буенча акция үткәрелү турында мәгълүмат


Җаваплылыгы чикләнгән «Спасение» иминият медицина оешмасы» җәмгыяте 2016 елның 4 мартында пациентлар хокуклары буенча акция үткәрә.

Чара сәгать 9.00 дан 12.00 сәгатькә кадәр Арча районы, Арча шәһәре, Комсомольская урамы, 32 нче йорт адресы буенча («Арча үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең поликлиника бүлеге базасында) узачак.

Түләүсез консультацияләрне (медицина тикшерүеннән башка медицина документлары буенча) Казан шәһәреннән килгән түбәндәге квалификацияле белгечләр үткәрәчәк:

  • терапевт, кардиолог, гастроэнтеролог (медицина фәннәре кандидаты),
  • невролог (медицина фәннәре кандидаты).

Табиблар Татарстан Республикасы территориясендәге экспертларның территориаль реестрына кертелгән медицина ярдәме сыйфаты экспертлары булып тора.

Шулай ук иминләштерелгән затлар хокукларын яклау белгечләре акция кысаларында мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча медицина ярдәме алу мәсьәләләре буенча (гражданнарның кайсы иминият оешмасында иминләштерелүенә карамастан) квалификацияле консультатив ярдәм күрсәтергә әзер булачак.

Алдан язылып кую өчен телефон номеры: 8-800-1000-717 (эчке номер 385).


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан