"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
02.03.2016

Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды 2016 елның 27 февралендә пациентлар хокуклары буенча акция үткәрде


2016 елның 27 февралендә Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының Казан шәһәрендәге филиалында пациентлар хокуклары буенча акция үткәрелде, анда 110 кеше катнашты.

Акция барышында иминләштерелгән затларга аларның мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге хокуклары, Дәүләт гарантияләре программасы кысаларында түләүсез медицина ярдәме күрсәтү тәртибе, медицина учреждениеләре эшен оештыру турында мәгълүмат бирелде. Консультацияләр территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклау белгечләре һәм Татарстан Республикасы  Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе белгече тарафыннан үткәрелде. Иминләштерелгән барлык затлар мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә иминләштерелгән гражданнар хокуклары турында белешмәлекләр, шулай ук иминият медицина оешмаларының һәм территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының элемтәгә керү өчен кирәкле мәгълүмат язылган визит карточкаларын, шулай ук сәламәт туклану, онкология авыруларын профилактикалау турында белешмәлекләр, брошюралар һ.б. алды

Акция кысаларында табиб-экспертлар (терапевт, кардиолог, гастроэнтеролог, эндокринолог, акушер-гинеколог, невролог, хирург, онколог, травматолог-ортопед) гражданнарга пациент кулындагы медицина документлары буенча консультация бирүне гамәлгә ашырды, барлыгы 241 консультация үткәрелде. Сөт бизе рагын профилактикалау мәсьәләләре буенча консультация үткәрүгә аерым игътибар бирелде, 50 яшьтән өлкәнрәк һәр хатын-кызга түләүсез маммография үтү мөмкинлеге булу турында мәгълүмат җиткерелде.

Чара ахырында иминләштерелгән затлар  кцияне үткәрүне оештырудан алган тәэсирләре, тәкъдимнәре һәм теләкләре белән уртаклашты, шулай ук, сораштыруда катнашып, табиб-экспертлар эшенә бәя бирде. Барлык респондентлар да чараны оештырудан, табиб-экспертлар һәм территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды хезмәткәрләре үткәргән консультацияләрдән канәгать калды.





Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан