Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды 2016 елның 17 февралендә пациентлар хокуклары буенча акция үткәрде
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан оештырылган Хокукый ярдәм көне кысаларында 2016 елның 17 февралендә Фондның иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклау бүлеге төп киңәшчесе Светлана Яковенко гражданнарга бердәм үрнәктәге мәҗбүри медицина иминияте полисын алу, медицина ярдәме сыйфатына экспертиза үткәрү һәм мәҗбүри медицина иминияте программалары кысаларында каралган медицина дәвалавына тотылган акчаларны кире кайтару мәсьәләләре буенча консультация үткәрде, шулай ук мәҗбүри медицина иминияте өлкәсенә караган мәсьәләләр буенча рус һәм татар телләрендә Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының һәм иминият медицина оешмаларының «кайнар линия» телефоннары белән мәгълүмати материаллар (белешмәлекләр, визит карточкалары) таратты.