"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
04.03.2016

Сарман районында пациент хокуклары буенча акция


2016 елның 19 мартында җаваплылыгы чикләнгән «Чулпан-Мед» иминият медицина оешмасы» җәмгыяте пациент хокуклары буенча акция үткәрә.

Чара Сарман районы, шәһәр тибындагы Җәлил поселогы, Лесная урамы, 4 нче йорт адресы буенча «Сарман үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең Җәлил район хастаханәсе поликлиникасында сәгать 9.00 дан 14.00 сәгатькә кадәр узачак.

Гражданнарны консультатив (тикшермичә) кабул итүне терапевт, акушер-гинеколог, невролог, хирург алып барачак. Консультация алу өчен гражданнарның үзләре белән медицина документлары (бәяләмәләр, стационардан яки амбулатория карталарыннан чыгармалар, диагностика тикшеренүләре нәтиҗәләре) булырга тиеш.

Шулай ук җаваплылыгы чикләнгән «Чулпан-Мед» иминият медицина оешмасы» җәмгыяте белгечләреннән мәҗбүри медицина иминияте полисын алу тәртибе, иминият медицина оешмасын алыштыру һәм сайлап алу тәртибе, мәҗбүри медицина иминияте системасында иминләштерелгән затларның (гражданнарның кайсы иминият оешмасында иминләштерелүенә карамастан ) хокуклары һәм бурычлары турында консультация алырга мөмкин булачак.

Алдан язылу 8-800-200-10-65 телефоны буенча  (шалтырату бушлай).


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан