"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
04.03.2016

Актаныш районында пациент хокуклары буенча акция


Җаваплылыгы чикләнгән «АК БАРС-Мед» иминият компаниясе» җәмгыяте чираттагы «Пациент хокуклары» акциясен үткәрә.

2016 елның 25 мартында сәгать 9.00 дан 14.00 сәгатькә кадәр теләге булган барлык гражданнар уролог, эндокринолог, маммолог белгечлекләре буенча югары квалификация категорияле штаттан тыш табиб-экспертлардан (Казан шәһәре), шулай ук иминият компаниясе хезмәткәрләреннән түләүсез консультация (тикшерелмичә) ала алачак.

Гражданнарның үзләре белән паспорты, мәҗбүри медицина иминияте полисы, медицина документлары (амбулатория картасы, чыгарма, анализлары) булырга тиеш.

Акция Актаныш районы, Актаныш авылы, Ленин проспекты, 1 нче йорт, «Актаныш үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе (поликлиника) адресы буенча узачак.

8 (85552) 3-15-24 телефоны буенча алдан язылып кую мәҗбүри.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан