18 апрельдә «АК БАРС-Мед» иминият компаниясе Чистай шәһәрендә пациентлар хокуклары буенча чираттагы акцияне үткәрде
18 апрельдә «АК БАРС-Мед» иминият компаниясе Чистай шәһәрендә яшәүчеләр өчен пациентлар хокуклары буенча чираттагы акцияне үткәрде. Чара барышында компания хезмәткәрләре иминләштерелгән затларга аларның мәҗбүри медицина иминияте системасындагы хокуклары, Дәүләт гарантияләре программасы кысаларында түләүсез медицина ярдәме күрсәтү тәртибе, медицина учреждениеләре эшен оештыру, амбулатория шартларында һәм стационарларда дәваланганда дарулар белән тәэмин итү, компаниянең үз иминләштерелгән затлары мәнфәгатьләрен яклау эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде.
Акция кысаларында неврология, кардиология, маммология-онкология, эндокринология, терапия белгечлекләре буенча югары квалификацияле табиб-экспертлар (алар барысы да югары квалификация категорияле белгечләр) гражданнарны консультатив кабул итү гамәлгә ашырды. Мөрәҗәгатьләр санына караганда, кешеләрнең күбесенчә кардиологтан, неврологтан һәм маммологтан консультация алырга теләве күренә. Барлыгы 148 консультатив кабул итү үткәрелде.
Акциядә катнашудан алган үз тәэсирләрен, тәкъдимнәрен һәм теләкләрен, шулай ук табиб-экспертлар эшенә бирә торган бәяләрен иминләштерелгән затлар чара тәмамланганда тутырган анкеталарына язып калдырды. Барлык респондентлар да табибларның профессиональ дәрәҗәсе югары булуны, чара сыйфатлы дәрәҗәдә оештырылуны, компания хезмәткәрләре ягыннан ихтирамлы мөнәсәбәт һәм кайгыртучанлык күрсәтелүне билгеләп үтте.