"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
11.03.2016

2016 елның 10 мартында Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды, аның филиаллары һәм иминият медицина оешмалары белгечләре катнашында 2015 елда экспертиза эшчәнлеге йомгаклары һәм 2016 елга бурычлар буенча эшче киңәшмә булды.


Киңәшмәдә 2015 елда планлы һәм максатчан экспертизалар үткәрү күләмнәрен үтәү мәсьәләләре, аларның нәтиҗәлелеге, дефектлар/тәртип бозулар кодларын билгеләгәндә белгеч-экспертлар һәм сыйфат экспертлары җибәрә торган бертип хаталар тикшерелде, 2016 елга тематик экспертизаларның юнәлешләре билгеләнде.

Үлем очраклары буенча медицина ярдәме күрсәтү сыйфатына максатчан экспертизалар үткәрүгә кагыла торган мәсьәләләр аерым блок итеп каралды. Иминият медицина оешмаларының контрольдә тоту нәтиҗәләре буенча медицина оешмалары дәгъваларын карау нәтиҗәләре тикшерелде.

Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының Казан шәһәрендәге филиалы директоры Т.А.Сенчугова киңәшмәдә катнашучыларны 2016 елга Татарстан Республикасының территориаль мәҗбүри медицина иминияте программасы буенча медицина ярдәменә түләү турындагы тариф килешүендәге яңалыклар белән таныштырды. 


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан