"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
16.03.2016

Җаваплылыгы чикләнгән «Спасение» иминият медицина оешмасы» җәмгыяте Арча районында пациентлар хокуклары буенча үткәргән акция йомгаклары


Мәҗбүри медицина иминияте программалары кысаларында гражданнарның медицина ярдәмен түләүсез алу хокукларын тәэмин итү максатларында 2016 елның 4 мартында «Арча үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә җаваплылыгы чикләнгән «Спасение» иминият медицина оешмасы» җәмгыяте хезмәткәрләре тарафыннан  пациентлар хокуклары буенча акция үткәрү оештырылды, анда 38 иминләштерелгән зат катнашты.

Акция барышында штаттан тыш табиб-экспертлар: терапевт, кардиолог, гастроэнтеролог, невролог тарафыннан 71 консультация үткәрелде. Иминият компаниясе белгече иминләштерелгән гражданнарга аларның мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге хокуклары  турында (шул исәптән мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча медицина ярдәмен алганда) мәгълүмат бирде. 


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан