Иминият медицина оешмалары өстәмә бирә торган пластик клиент карталары мәҗбүри медицина иминияте полислары түгел
Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә эшчәнлек гамәлгә ашыручы иминият медицина оешмалары тарафыннан полис номеры һәм кайсы иминият оешмасында иминләштерелү турында мәгълүмат күрсәтелгән үз пластик карталарын бирү мәсьәләсе буенча Медицина иминләштерүчеләренең төбәкара берлеге адресына мөрәҗәгать җибәрде.
Иминият медицина оешмасы тарафыннан мәҗбүри медицина иминияте полисына өстәмә рәвештә гражданнарның иминләштерелү факты һәм кайсы иминият оешмасына каравы турындагы мәгълүматны үз эченә алган билгеләнмәгән үрнәктәге пластик карта бирү закон белән регламентланмаган, әлеге пластик карта иминләштерелгән затның Россия Федерациясенең барлык территориясендә медицина ярдәмен түләүсез алуга булган хокукын канәгатьләндерә алмый.
Иминләштерелгән затларның мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә медицина ярдәмен түләүсез алу хокукын таныклый торган гамәлдәге законнар белән билгеләнгән документларның төрләре «Иминләштерелгән затларга/ Мәҗбүри медицина иминияте полисы» бүлегендә күрсәтелгән.
Игътибарыгызны мәҗбүри медицина иминияте полисларын бирү түләүсез гамәлгә ашырылырга тиеш булуга юнәлдерәбез.
Мәгълүмат чыганагы: http://www.iumi.ru/news/mcmc/ffoms_16018-B