"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
21.03.2016

2016 елның 16 мартында Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының Хокукый ярдәм көнендә катнашуы турында


2016 елның 16 мартында Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының Совет районы администрациясе бинасында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил «Россия пенсионерлар берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының региональ бүлеге белән берлектә оештырган чираттагы Хокукый ярдәм көне булды.

Гражданнарга консультатив юридик ярдәм күрсәтү һәм аларны хокукый агарту максатыннан чыгып, акциядә республика министрлыклары һәм ведомстволары, шул исәптән Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды белгечләре катнашты.

Иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклау бүлегенең төп киңәшчесе Куканова Наталья Владимировна гражданнарга иминият медицина оешмасын сайлап алу һәм  алыштыру, бердәм (яңа) үрнәктәге мәҗбүри медицина иминияте полисын алырга кирәк булу, шулай ук иминият медицина оешмасының иминләштерелгән затлар хокукларын яклау һәм аларга мәгълүмат бирү буенча бурычлары турында консультация бирүне гамәлгә ашырды. Чарада катнашучыларга мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә иминләштерелгән затлар хокукларын яклау буенча төп мәсьәләләр буенча мәгълүмат кергән, шулай ук иминият медицина оешмаларының һәм Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының «кайнар линия» телефоннары күрсәтелгән  басма продукция (белешмәлекләр һәм визиткалар) таратылды. 


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан