"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
25.03.2016

23 мартта Чистай муниципаль районы администрациясендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Кама аръягы төбәге медицина оешмалары вәкилләре катнашында Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының эшче киңәшмәсе булды


Киңәшмә эшендә Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең  икътисадый мәсьәләләр буенча беренче урынбасары  Ләйсән Кашапова,  Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының Чистай филиалы директоры Әхәт Хафизов, баш табиблар, баш табибларның медицина часте буенча урынбасарлары, поликлиникаларның баш табиблары урынбасарлары, бүлекләр мөдирләре, мәҗбүри медицина иминияте кысаларында счетлар реестрларын кертү өчен җаваплы затлар катнашты.

2016 елга дәүләт гарантияләре буенча гражданнарга медицина ярдәмен түләүсез күрсәтү мәсьәләләре, 2016 елга  тәүлек әйләнәсендә эшләүче һәм көндезге стационарда  медицина ярдәме, амбулатория-поликлиника ярдәме, ашыгыч, стоматология ярдәме күрсәткән өчен клиника-статистика төркемнәре буенча түләү, яңа клиника-статистика төркемнәрен кертү, аерым клиника-статистика төркемнәрен кодлаштыру үзенчәлекләре һәм аерым клиника-статистика төркемнәре буенча түләү тәртибе турындагы мәсьәләләр тикшерелде. Медицина оешмаларының игътибары  медицина хезмәтләре күрсәткән  өчен счетлар реестрларын корректлы  төзүгә юнәлдерелде.

Дәвәлау  учреждениеләренең, иминият медицина компанияләренең һәм  Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының үзара җайлашып эшләве нәтиҗәсендә генә  мәҗбүри медицина иминияте программасын тормышка ашыру буенча куелган бурычларны үтәп булачак.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан