"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
28.03.2016

Җаваплылыгы чикләнгән «Чулпан-Мед» иминият медицина оешмасы җәмгыяте Сарман районында үткәргән акция йомгаклары


Җаваплылыгы чикләнгән «Чулпан-Мед» иминият медицина оешмасы җәмгыяте 2016 елның 19 мартында «Сарман үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең Җәлил поликлиникасында пациентлар хокуклары буенча акция үткәрде.

Чарада 20 иминләштерелгән зат катнашты. Аларның барысына да Татарстан Республикасы экспертларының территориаль реестрына кертелгән медицина ярдәме сыйфаты экспертлары булып торучы табиб-белгечләр: невропатолог, терапевт, акушер-гинеколог, хирург тарафыннан консультацияләр бирелде.

Моннан тыш, җаваплылыгы чикләнгән «Чулпан-Мед» иминият медицина оешмасы җәмгыяте белгечләре иминләштерелгән гражданнарга мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге хокуклары (шул исәптән мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча медицина ярдәмен алганда) турында мәгълүмат бирүне гамәлгә ашырды.

Чара барышында барлыгы 34 консультация үткәрелде.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан