"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
04.04.2016

Җаваплылыгы чикләнгән «АК БАРС-Мед» иминият компаниясе» җәмгыяте Актаныш районында үткәргән пациентлар хокуклары буенча акция йомгаклары


2016 елның 25 мартында «Актаныш үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе поликлиникасында җаваплылыгы чикләнгән «АК БАРС-Мед» иминият компаниясе» җәмгыяте белгечләре тарафыннан пациентлар хокуклары буенча акция оештырылды. Акцияне үткәрү максаты – мәҗбүри медицина иминияте кысаларында гражданнарның медицина ярдәмен бушлай алу хокукларын тәэмин итү.

Чарада 70 тән артык кеше катнашты. Алар барысы да Татарстан Республикасы территориясендә медицина ярдәме сыйфаты экспертларының территориаль реестрына кертелгән табиб-экспертлар булып торучы табиб-белгечләрдән  (онколог, эндокринолог, урологтан) консультацияләр алды.

Җаваплылыгы чикләнгән «АК БАРС-Мед» иминият компаниясе» җәмгыятенең  клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге баш белгече иминләштерелгән гражданнарга аларның мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге хокуклары (шул исәптән медицина ярдәмен алганда) турында мәгълүмат бирде. 



Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан