"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
07.04.2016

Татарстанлылар поликлиникаларда һәм хастаханәләрдә нәрсәләр өчен түләргә тиеш түгел (События 17/03/2016)

Татарстанда кеше яки бала хокуклары буенча гына түгел, пациент хокуклары буенча да вәкаләтле вәкил барлыгын белүчеләр бик аз. Мондый омбудсменнар ролен иминият медицина оешмалары вәкилләре уйный. 2012 елның октябреннән алар аерым поликлиникаларда һәм хастаханәләрдә эшли һәм татарстанлыларга аларның мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча түләүсез медицина ярдәмен алу хокукларын аңлата, табиблар ярдәм итүдән баш тарткан яки тикшеренүләр һәм дәвалау өчен түләү алынган очракта бәхәсләрне хәл итүдә булышлык күрсәтә.

Без Республика территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклау бүлеге башлыгы Ольга Поляковадан Татарстан клиникалары пациентлары иң еш бирә торган сорауларны безнең белән бергәләп тикшерүен үтендек.

МРТ, КТ, ангиографияне ничек итеп тиз арада һәм бушлай үтәргә була?

Мисал: күптән түгел невропатолог магнитлы-резонанслы томография (МРТ) үтү өчен Республика клиник хастаханәсенә җибәрде. Түләүсез процедура үтү өчен чиратка язылырга кирәк, иң якыны июньгә язалар, ә түләсәң, шул ук көндә үк үтәргә мөмкин.

2016 елга Татарстан территориясендә гражданнарга медицина ярдәмен түләүсез күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программасы белән планлы формада медицина ярдәме күрсәтүне көтү вакытының иң соңгы чикләре билгеләнде.

Компьютер томографиясен, магнитлы-резонанслы томография һәм ангиография үткәрү вакыты аларны билгеләгән көннән алып 30 календарь көннән дә артмаска тиеш. Көтү вакытын әлеге чиктән арттырып җибәрү мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә медицина ярдәмен алганда пациент хокукларын бозу булып санала.

Бик ашыгыч һәм кичектергесез хәлләрдә (тиешле күрсәткечләр булганда) алар бернинди тоткарлыксыз үткәрелә.

Бүгенге көндә дәвалаучы табиб юлламасы булганда МРТ яки КТ тикшеренүләрен Татарстан Республикасының территориаль мәҗбүри медицина иминияте программасын тормышка ашыруда катнашучы, тикшерүнең бу төрен үткәрүгә план йөкләмәсе билгеләнгән башка клиникаларда бушлай үтү мөмкинлеге булуны да билгеләп үтәргә кирәк.

Рентген УЗИ, маммография һәм башка тикшеренүләр күпме вакыт эчендә ясалырга тиеш?

Мисал: табиб миндә простата рагы түгелме икән дип шикләнә һәм онкодиспансерга пункция алу өчен җибәрде. Анда бушлай бары тик 2 айдан соң гына эшлибез, диделәр.Сүз рак турында баргач, артык сузарга киңәш итмәделәр. 4 мең сум бирергә туры килде.

Шул ук Дәүләт гарантияләре программасы нигезендә планлы тәртиптә диагностика һәм инструменталь (маммографияне кертеп, функциональ диагностика, ультратавыш һәм рентгенография тикшеренүләре) һәм лаборатория тикшеренүләрен үткәрү вакытлары аларны билгеләгән көннән алып 14 календарь көннән дә артмаска тиеш.

Дәүләт гарантияләре программасы нигезендә медицина оешмалары тикшеренүләрне көтү вакытының билгеләнгән иң соңгы чикләрен һич кенә дә бозмаска тиеш.

Пациентны хастаханәгә күпме вакыт эчендә салырга тиешләр?

Мисал: әтиемә план буенча госпитальләштерелү өчен юллама бирделәр. Хастаханәдә “Бездә чират, аны 3 айдан да алданрак сала алмыйбыз,” - диделәр.

План буенча госпитальләштерелгән очракта, аны көтү вакытының иң соңгы чикләре дәвалаучы табиб юллама биргән көннән алып 30 календарь көннән дә артмаска тиеш, тик бу вакытта пациент госпитальләштерү өчен үзенә тәкъдим ителгән вакытларда мөрәҗәгать итәргә тиеш.

Искәрмә: югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү, бу вакытта чират көтү битләре (листы ожидания) нигезендә билгеләнә.

План буенча госпитальләштерүгә кагыла торган бәхәсле һәм низаглы очраклар пациент стационар шартларда дәвалануга җибәрелгән медицина оешмасының табиблык комиссиясе тарафыннан хәл ителә.

Хастаханә пациенты үзенә дарулар алырга тиешме?

Мисал: хастаханәдә ятканда буыннарым сызлый башлады, табиб уколлар билгеләде. Әмма препарат бетте, аны минем үземә сатып алырга куштылар.

Стационарда булганда төп авыруга керми торган башка авыру көчәеп китү турында сүз барганда, әгәр дә ул аеруча төп авыруның барышына һәм авырлыгына тәэсир итә икән, дәвалау бер госпитальләштерү кысаларында түләүсез гамәлгә ашырыла.

Тиешенчә, медицина ярдәме стационарда, шул исәптән көндезге стационарда, күрсәтелгәндә диагностика һәм дәвалау чараларының кирәкле күләме медицина ярдәме стандартлары нигезендә клиник хәлне, медицина күрсәткечләрен һәм пациентның индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алып гамәлгә ашырыла.

Стационарда дәваланганда дару препаратлары белән тәэмин итү түләүсез нигездә гамәлгә ашырыла, моңа тормыш өчен кирәкле һәм иң мөһим дару препаратлары исемлегенә кертелгән медикаментлар куллану очраклары керми.

Мондый исемлеккә керми торган препаратлар медицина күрсәткечләре булганда (индивидуаль кабул итә алмау йә тормыш күрсәткечләре буенча) билгеләнергә мөмкин. Медицина оешмасының табиблык комиссиясе тарафыннан пациентны дәвалау өчен кирәкле даруны билгеләү турында карар кабул ителә, һәм ул вакытта аны медицина оешмасы бушлай бирә.

Табиб анализларны түләүле нигездә ясатырга җибәрә аламы?

Мисал: терапевт еш кына түләүле анализлар билгели. Поликлиникада андыйларны ясамыйлар, дип әйтте һәм шәхси клиникага җибәрә.

Дәвалаучы табиб билгеләгән барлык хезмәт күрсәтүләр түләүсез булырга тиеш. Медицина оешмасы кирәкле лаборатория тикшеренүләрен түләүсез оештырырга тиеш, шул исәптән, кирәк булса, башка дәвалау учреждениеләрендә дә. Түләүле анализлар ясауга җибәрү законлы түгел.

Диагностика булмау проблемасын пациентның үзенә хәл итәргә тәкъдим итсәләр яки түләүле клиникага мөрәҗәгать итәргә киңәш бирсәләр, аңа кичекмәстән үзенең иминият компаниясенә шалтыратырга кирәк.

Бушлай табиб -“тар белгеч”кә ничек күренергә була?

Мисал: табиб вертеброневрологка җибәрде, ә ул башка медицина үзәгендә түләүле нигездә кабул итә икән.

Теге яки бу белгечнең консультациясе таләп ителү турында карар дәвалаучы табиб тарафыннан кабул ителә. Консультациягә юлламаны ул бирергә тиеш. Поликлиникада кирәкле табиб-белгеч булмаса, мәҗбүри медицина иминиятендә эшли торган, пациент табибтан консультацияне бушлай алачак башка медицина оешмасына юллама бирелә.

Кирәк булганда поликлиника табибы «Республика клиник неврология үзәге» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенә түләүсез консультация алу өчен юллама бирә ала.

Тешләрне бушлай һәм сыйфатлы итеп дәвалап буламы?

Мисал: стоматолог түләүсез куела торган пломба икенче көнне үк төшәчәк, дип, кыйммәтле пломба куярга киңәш итә. Авыртуны баса торган укол өчен акча сорый. Бушлай кадала торганы авыртуны басмаячак, ди.

Гамәлдәге норматив хокукый документлар нигезендә өлкәннәргә һәм балаларга стоматология (терапевтика һәм хирургия) ярдәме мәҗбүри медицина иминияте акчалары хисабыннан түләүсез нигездә күрсәтелә.

Стоматология ярдәме күрсәткәндә түләүсез кулланыла торган дару чаралары һәм дәвалау стоматологиясендә тотыла торган материаллар исемлеге Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының 2013 елның 29 мартындагы 520 нче приказы белән расланган. Өлкәннәргә авыртуны басу өчен түләүсез новокаин, лидокаин, шулай ук 18 яшькә кадәрге балалар өчен тагын ультракаин кулланыла.

Тешләрне мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча дәвалаганда үз илебездә җитештерелгән даими теш ямау материаллары, чит илләрдә җитештерелгән химик реакция нәтиҗәсендә ката торган композитлы теш ямау материаллары (Кетак Моляр, Эвикрол, Комполайт) файдаланыла.

Табибларга пациентлардан акча һәм бүләкләр алырга ярыймы?

Мисал: операциядән соң табибны түгәрәк суммада акча яки кыйммәтле бүләкләр белән бәхилләтү гадәте бар.

Татарстан Республикасы табибының Этика кодексы белән табибка авыру стационардан чыкканга кадәр бүләкләр яки бәхилләтүнең башка төрләрен алу тыела. Табиб пациентның бүләкләреннән һәм башка юмалаулы тәкъдимнәреннән, әгәр дә аларның нигезендә бүтән пациентлар белән чагыштырганда өстенлеклерәк шартларга ирешү теләге ятса, баш тартырга тиеш. Рәхмәт табибның да, пациентның да кешелек абруен төшерми, гаделлек принципларына каршы килми һәм Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары белән беркетелгән бүләк бирү турындагы хокукый нормаларны бозмый торган формада булганда гына табиб тарафыннан алырга мөмкин.

Россия Федерациясе Граждан кодексы нигезендә медицина оешмалары хезмәткәрләренә пациентлар һәм аларның туганнары тарафыннан бүләкләр бирү рөхсәт ителми, моңа бәяләре өч мең сумнан артмаган гадәти бүләкләр керми.

Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды хезмәткәрләре закон нигезендә гражданнарның үз теләкләре буенча түләүле медицинадан файдалану хокуклары булуны, ләкин мондый хезмәтләрне күрсәтү турында шартнамә төзегәндә пациентка, аңлаешлы итеп, кирәкле медицина ярдәмен мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча бушлай алу мөмкинлеге булу турында аңлатырга кирәк булу хакында онытмаска чакыра.

Медицина ярдәмен алганда сорауларыгыз килеп чыкса, үзегезгә полис биргән иминият медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Татарстанда шундый өч компания бар, аларның һәркайсында халык өчен «кайнар линия» эшли:

«АК БАРС-Мед» - 8-800-500-03-03

«Спасение» - 8-800-100-07-17

«Чулпан-Мед» - 8-800-200-10-65

Мәкаләнең төп нөсхәсе:За что татарстанцы не должны платить в поликлиниках и больницах


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан