Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды 2016 елның 20 апрелендә Хокукый ярдәм көнендә катнашты
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан оештырылган Хокукый ярдәм көне кысаларында 2016 елның 20 апрелендә Фондның иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклау бүлеге төп киңәшчесе Светлана Яковенко иминият территориясеннән читтә мәҗбүри медицина иминиятенең база программасы күләмендә медицина ярдәме алу, табибны сайлап алу һәм медицина катнашуыннан баш тарту мәсьәләләре буенча гражданнарга консультация үткәрде, шулай ук Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының һәм иминият медицина оешмаларының «кайнар линия» телефоннары белән мәҗбүри медицина иминияте өлкәсенә караган мәсьәләләр буенча рус һәм татар телләрендә язылган мәгълүмати материаллар (белешмәлекләр, визит карточкалары) таратты.