"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
27.04.2016

Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды белгечләре 2016 елның 25 апрелендә медицина оешмалары җитәкчеләре өчен «Медицина оешмалары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү: теория һәм практика – ДПУ 2016» беренче махсуслаштырылган конференциясендә катнашты.


Конференция Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан оештырылган иде. Конференциянең тематикасы - медицина оешмасына нәтиҗәле контракт системасын кертү, дарулар белән тәэмин итү, медицина оешмаларын финанслау механизмнарын камилләштерү, медицина оешмаларының нәтиҗәлелеген күтәрү резервлары.

Докладларны Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы, «Н.А. Семашко исемендәге Җәмәгатьчелек сәламәтлеге илкүләм фәнни-тикшеренү институты» федераль дәүләт бюджет фән учреждениесе, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Сәламәтлек саклауны оештыру һәм мәгълүматлаштыру үзәк фәнни-тикшеренү институты» федераль дәүләт бюджет учреждениесе, «А.В. Вишневский исемендәге Хирургия институты» федераль дәүләт бюджет учреждениесе, И.М.Сеченов исемендәге Беренче Мәскәү дәүләт медицина институты, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Д.Рогачев исемендәге Балалар гематологиясе, онкологиясе һәм иммунологиясе федераль фәнни-клиник үзәге, Монополиягә каршы федераль хезмәт белгечләре, медицина оешмалары һәм Россия Федерациясе субъектларының (Ростов, Оренбург, Свердловск  өлкәләре, Чувашстан Республикасы һәм башкалар) территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондлары белгечләре тәкъдим итте.

Мәҗбүри медицина иминияте системасында финанслау механизмнары турындагы мәсьәләләргә кагыла торган докладлар белән Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклауны оештыру идарәсе башлыгы Л.А. Доронина, Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының Казан шәһәрендәге филиалы директоры Т.А. Сенчугова чыгыш ясады.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан