05.05.2016
Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының Алабуга шәһәрендәге филиалы 2016 елның 28 маенда Кукмара поселогында пациентлар хокуклары буенча акция үткәрә
Гражданнарны тикшермичә түләүсез нигездә консультатив (медицина документлары буенча) кабул итүне кардиолог, гастроэнтеролог, невролог, эндокринолог, оториноларинголог гамәлгә ашырачак.
Чара 2016 елның 28 маенда сәгать 10.00 нан 14 сәгать 30 минутка кадәр Татарстан Республикасы, шәһәр тибындагы Кукмара поселогы, Ворошилов урамы, 24 нче йорт адресы буенча «Кукмара үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе базасында булачак.
Консультация алу өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:
- медицина документларын (бәяләмәләр, стационардан яки амбулатория карталарыннан чыгармалар, диагностика тикшеренүләре нәтиҗәләрен) алып килергә:
- 8(85557) 3-72-78, 3-45-72, 3-87-54 телефоннары буенча алдан язылып куярга.