"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
10.05.2016

2016 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды эшчәнлекләрен Татарстан Республикасы территориясендә мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә гамәлгә ашыручы Яр Чаллы шәһәре медицина оешмалары вәкилләре катнашында видеоконференция режимында эшче киңәшмә үткәрде.


Киңәшмә Яр Чаллы шәһәре администрациясе залында (Яр Чаллы шәһәре, Х.Туфан проспекты, 23нче йорт) Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының Яр Чаллы шәһәрендәге филиалы директоры Зидиханова Л. Л., директор урынбасары, медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын тикшерү бүлеге һәм икътисад бүлеге башлыклары һәм белгечләре, шулай ук баш табиблар һәм аларның урынбасарлары, бүлекләр мөдирләре һәм мәҗбүри медицина иминияте кысаларында счетлар реестрларын кертү өчен җаваплы затлар катнашында узды.

Доклад белән түбәндәгеләр чыгыш ясады:

  1. Доронина Людмила Александровна – Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклауны оештыру идарәсе башлыгы.

    Доклад темасы: 2016 елда тәүлек әйләнәсендә эшләүче һәм көндезге стационарда медицина ярдәменә клиника-статистика төркемнәре буенча түләү.

  2. Панова Инна Юрьевна - Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының Казан шәһәрендәге филиалы директоры урынбасары.

    Доклад темасы: 2016 елда беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү очракларына түләү.

Киңәшмә барышында яңа клиника-статистика төркемнәрен кертү, кодлаштыру үзенчәлекләре һәм аерым клиника-статистика төркемнәре буенча түләү тәртибе, турындагы мәсьәләләр тикшерелде. Медицина оешмаларының игътибары стоматология хезмәтләре күрсәткән өчен счетлар реестрларын корректлы төзүгә һәм талпаннар тешләгәндә кичектергесез медицина ярдәме күрсәтү тәртибенә юнәлдерелде.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан