11.05.2016

Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының Чистай шәһәрендәге филиалы (алга таба – филиал) 2016 елның апрелендә «Алексеевск үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе һәм «Нурлат үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе медицина хезмәткәрләре белән иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклау мәсьәләләре, шулай ук Татарстан Республикасының территориаль мәҗбүри медицина иминияте программасы кысаларында медицина ярдәме күрсәтү тәртибе һәм шартлары турында мәгълүмат җиткерү буенча очрашулар үткәрде.

Филиал директоры А.С. Хафизов Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләде.

Филиалның иминләштерелгәннәр хокукларын яклау секторы консультанты, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Чистай муниципаль районы Иҗтимагый Советы рәисе С.К. Проничева «Мәҗбүри медицина имнияте өлкәсендәге мәсьәләләр» дигән презентация тәкъдим итте.

Очрашуларда мәҗбүри медицина иминияте полислары белән тәэмин итү тәртибе, иминләштерелгән затларның хокуклары һәм бурычлары, өйдә һәм стационарларда медицина ярдәме күрсәтү шартлары турында җентекләп сөйләнде.

Моннан тыш, чыгыш ясаучылар медицина ярдәмен стационар шартларда күрсәткәндә медицина оешмаларында булу шартларына, түләүсез транспорт хезмәтләре күрсәтү һәм диагностика тикшеренүләре үткәрү, шулай ук дару чаралары белән тәэмин итү тәртибенә бәйле булган мәсьәләләргә кагылды.

Медицина хезмәткәрләре игътибары пациентның үз саламәтлеге торышы, табиб сере булып санала торган мәгълүматларны, шулай ук гражданнарның медицина ярдәмен чираттан тыш алуга хокуклары турында хәбәрдар булу-булмавына кагыла торган  мәсьәләләргә юнәлдерелде.

Очрашулар барышында Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды филиалы хезмәткәрләре «Алексеевск үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе һәм «Нурлат үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе медицина хезмәткәрләренең күпсанлы сорауларына (шул исәптән иминият медицина оешмаларының пациентлар хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләре белән үзара хезмәттәшлек оештыруга бәйле булган) җавап бирде. 



Возврат к списку

 

наверх

Copyright © 2012-2019 ТФОМС Республики Татарстан