"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
16.05.2016

Мәҗбүри медицина иминияте полисын рәсмиләштергәндә мәҗбүри пенсия иминияте системасында индивидуаль шәхси исәпнең иминият номерын (СНИЛС) күрсәтүнең мәҗбүри булуы турында


Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды, Мәҗбүри медицина иминияте кагыйдәләренә үзгәрешләр кертә торган Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының 2016 елның 25 мартындагы 192н номерлы приказы гамәлгә керүгә бәйле рәвештә, Россия Федерациясе гражданнарына мәҗбүри медицина иминияте полисын рәсмиләштерүгә гариза биргәндә СНИЛСны (мәҗбүри пенсия иминияте системасында индивидуаль шәхси исәпнең иминият номерын) күрсәтү Россия Федерациясе гражданнары өчен, аларның нинди яшьтә булуларына карамастан, мәҗбүри булу турында хәбәр итә.

Мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге хокукларны тормышка ашыру һәм мәҗбүри медицина иминияте полисын үз вакытында алу максатларында, гражданнардан үзләренә һәм балаларына СНИЛСны үз эченә алган мәҗбүри пенсия иминиятенең иминият таныклыгын рәсмиләштерү өчен Россия Федерациясе Пенсия фондының яшәү урыны буенча территориаль бүлекләренә үз вакытында мөрәҗәгать итү сорала.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан