Җаваплылыгы чикләнгән «Спасение» иминият медицина җәмгыяте» җәмгыяте 2016 елның 29 апрелендә Буа районында үткәргән пациентлар хокуклары буенча акция йомгаклары
2016 елның 29 апрелендә Буа үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе поликлиникасы базасында «Спасение» иминият медицина җәмгыяте хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган акция узды.
Чара барышында теләге булган һәркем Татарстан Республикасы территориясендә медицина ярдәме сыйфаты экспертларының территориаль реестрына кертелгән табиб-экспертлардан (эндокринолог, терапевт, кардиолог, гастроэнтеролог, невролог) консультация алды.
Моннан тыш, «Спасение» иминият медицина җәмгыяте белгечләре гражданнарга аларның мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча медицина ярдәме алганда хокуклары турында мәгълүмат бирде.
Акциядә барлыгы 66 кеше катнашты, 98 консультация үткәрелде.