"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
21.05.2016

2016 елның мартында Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының Буа шәһәрендәге филиалы белгечләренең "Чүпрәле үзәк район хастаханәсе" дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе медицина хезмәткәрләренә мәгълүмат бирүдә катнашуы турында


2016 елның мартында Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының Буа шәһәрендәге филиалы (алга таба – филиал) "Чүпрәле үзәк район хастаханәсе" дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе медицина хезмәткәрләре  белән иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча, шулай ук Татарстан Республикасы территориаль мәҗбүри медицина иминияте программасы кысаларында медицина ярдәме күрсәтү тәртибе һәм шартлары буенча мәгълүмат бирү буенча очрашу үткәрде.

Чарада баш табиб урынбасарлары, табиблар һәм өлкән шәфкать туташлары катнашты.

Филиалның иминләштерелгәннәр хокукларын яклау секторы төп белгечләре-экспертлары «Мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге мәсьәләләр» дигән презентация тәкъдим итте.

Фонд вәкилләре чыгышларында медицина хезмәткәрләренең күпсанлы сорауларына җавап бирде, аларга бердәм үрнәктәге мәҗбүри медицина иминияте полисларын бирү тәртибе турында мәгълүмат җиткерде, «иске үрнәктәге» мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча медицина ярдәме күрсәтүдән баш тартырга ярамау, иминләштерелгән затларның медицина ярдәмен һәм табибны сайлап алу хокукы, медицина катнашуына хәбәрдар булып ирекле рәвештә ризалык бирүне һәм аннан баш тартуны рәсмиләштерү тәртибе хакында аңлатты.

Чара тәмамланганда медицина хезмәткәрләре бу чараны үткәрүне оештыру турындагы тәэсирләре, тәкъдимнәре һәм теләкләре белән уртаклашты.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан