Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының 2016 елның 18 маенда Хокукый ярдәм көнендә катнашуы турында
2016 елның 18 маенда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан оештырылган Хокукый ярдәм көне кысаларында Фондның иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклау бүлеге төп киңәшчесе Светлана Яковенко медицина ярдәмен оештыру, медицина оешмасын сайлап алу мәсьәләләре буенча гражданнарга консультацияләр бирде, шулай ук Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының һәм иминият медицина оешмаларының «кайнар линия» телефоннары белән мәҗбүри медицина иминияте өлкәсенә караган мәсьәләләр буенча рус һәм татар телләрендә язылган мәгълүмати материаллар (белешмәлекләр, визит карточкалары) таратты.