"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
27.05.2016

2016 елның апрель, маенда Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының Казан шәһәрендәге филиалы белгечләренең медицина хезмәткәрләренә мәгълүмат бирүдә катнашуы турында


Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының Казан шәһәрендәге филиалы 2016 елның апрель, маенда «1 нче шәһәр поликлиникасы» ДАССУ, «20 нче шәһәр поликлиникасы» ДАССУ, «21 нче шәһәр поликлиникасы» ДАССУ, «7 нче балалар шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССУ, җаваплылыгы чикләнгән «Медицина диагностика үзәге» җәмгыяте, «10 нчы шәһәр поликлиникасы» ДАССУ, «18 нче шәһәр поликлиникасы» ДАССУ, «7 нче шәһәр поликлиникасы» ДАССУ, «3 нче шәһәр поликлиникасы» ДАССУ, «7 нче шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССУ, «12 нче шәһәр клиник хастаханәсе» ачык акционерлар җәмгыяте, «Лаеш үзәк район хастаханәсе» ДАССУ, «Саба үзәк район хастаханәсе» ДАССУ медицина хезмәткәрләре белән мәҗбүри медицина иминиятендә катнашучыларның үзара хезмәттәшлеге һәм иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклау мәсьәләләре, шулай ук Татарстан Республикасының территориаль мәҗбүри медицина иминияте программасы кысаларында медицина ярдәме күрсәтү тәртибе һәм шартлары турында мәгълүмат бирү буенча очрашулар үткәрде.

Филиал хезмәткәрләре медицина хезмәткәрләрен мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге төп норматив документлар белән таныштырды. Алар мәҗбүри медицина иминияте полислары белән тәэмин итү тәртибе, мәҗбүри медицина иминияте буенча иминләштерелгән затларга иске үрнәктәге полислар буенча медицина ярдәме күрсәтүдән баш тартуга юл куелырга тиеш булмау турында, медицина ярдәмен алганда иминләштерелгән затларның хокуклары һәм бурычлары хакында, медицина ярдәме күрсәтү тәртибе һәм шартлары турында сөйләде. Россия Федерациясенең башка субъектлары территориясендә иминләштерелгән затларга һәм мәҗбүри медицина иминияте системасында идентификацияләнмәгән затларга медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Медицина хезмәткәрләренә чит ил гражданнарына медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлекләре һәм шартлары турында аңлатылды.

Мәгълүмат бирү кысаларында мәҗбүри медицина иминиятендә катнашучыларның үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре яктыртылды, филиал директоры Т.А. Сенчугова очрашуларда катнашучыларга, 2016 елга Татарстан Республикасының территориаль мәҗбүри медицина иминияте программасы буенча Медицина ярдәменә түләү турындагы тариф килешүе нигезендә 2016 елда амбулатория, стационар шартларында һәм көндезге стационар шартларында күрсәтелгән медицина ярдәменә түләү ысуллары турында слайдлар күрсәтеп, мәгълүмати материал тәкъдим итте.

Очрашулар барышында филиал хезмәткәрләре медицина хезмәткәрләре сорауларына җавап бирде, шулай ук эшчәнлекләрен Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашыручы иминият медицина оешмалары белән элемтәгә керү өчен кирәкле мәгълүмат җиткерде. Медицина хезмәткәрләренә медицина оешмаларында пациент хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр (иминият вәкилләре) эшчәнлеге турында мәгълүмат бирелде.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан