Җаваплылыгы чикләнгән «АК БАРС-Мед» иминият компаниясе» җәмгыятенең Татарстан Республикасы Спас районында пациентлар хокуклары буенча акция үткәрүе турында мәгълүмат
Җаваплылыгы чикләнгән «АК БАРС-Мед» иминият компаниясе» җәмгыяте 2016 елның 13 августында «Спас үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе поликлиникасы базасында (Татарстан Республикасы, Спас районы, Болгар шәһәре, Горький ур, 19 нчы йорт) сәгать 9.00 дан 14.00 сәгатькә кадәр чираттагы «ПАЦИЕНТ ХОКУКЛАРЫ» акциясен үткәрә.
Гражданнарны консультатив кабул итүне (тикшермичә) Татарстан Республикасы территориясендә медицина ярдәме сыйфаты экспертларының территориаль реестрына кертелгән табиб-экспертлар (невролог, эндокринолог, офтальмолог, кардиолог) үткәрәчәк.
Гражданнарга табиб-эксперттан консультация алу өчен үзләре белән паспорт, мәҗбүри медицина иминияте полисын һәм медицина документларын: табиблар бәяләмәләрен, амбулаториядә дәваланган авыруның медицина картасының төп нөсхәсен яки күчермәсен, амбулаториядә яки стационарда дәваланган авыруның медицина картасыннан чыгармалар, лаборатория һәм диагностика тикшеренүләре нәтиҗәләрен алып килергә кирәк.
Гражданнарны консультатив кабул итү 8 (84347) 3-09-70 телефоны буенча алдан язылу нигезендә гамәлгә ашырылачак.